Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның дәрәҗәле мәктәпләр рәтенә кергән 94нче гимназиясе ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыюда гаепләнә. Мондый дәгъваны беренче сыйныфта укучы кызның әнисе Оксана Авдеенкова белдерде. Кызын гимназиягә урнаштырган вакытта ук ата-аналардан яңа китаплар, яңа җиһазлар алу һәм сыйныфка ремонт ясау өчен акча сорыйлар. Мәктәп директоры Леонид Мурысин моны дәүләтнең гимназиягә акчалата ярдәм күрсәтмәве белән аңлата.
Ләкин соңрак Оксана ханым Мәгариф идарәсенең район бүлегендә гимназиягә мебель алуга 250 мең сум акча бирелүен ачыклый. Шулай да беренче сыйныф укучыларының ата-аналары ремонт өчен — 6 мең, гимназия фондына — 1 мең, сыйныф фондына — 1 мең һәм дәреслек алу өчен 800 сум акча бирергә тиеш була. Моңа охшаш хәл шәһәрнең 19нчы гимназиясендә дә булган иде. Ул вакытта беренче сыйныф укучыларының һәрберсеннән 10 мең сум акча таләп иткәннәр иде. Закон буенча беренче сыйныф укучыларыннан бернинди башлангыч кертем дә, акча да алынырга тиеш түгел. Бу хакта узган ел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР прокуроры Кафил Әмиров белдергән иде.
«Кызым белән укучы малайның әнисенә 7800 сум акча биреп җибәрдем. Акчаның кая киткәнен белмим, безгә бер документ та күрсәтмәделәр. Гимназия директоры Леонид Мурысин ремонтны гимназия белән күптәннән хезмәттәшлек итүче ышанычлы ширкәт ясасын дип таләп итте. Әмма ширкәт исеме әлегә кадәр билгесез», - дип сөйли Оксана ханым Казанның Кеше хокукларын яклау үзәгендә. Ул шулай ук ремонтның килешү төзелмичә генә физик зат тарафыннан ясалуы турында язылган документны күрүен әйтә.
Оксана Авдеенкова Мәгариф идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Елена Буслаевага мөрәҗәгать иткәннән соң, җитәкче гимназия директоры белән сөйләшергә вәгъдә бирә. Ләкин 9 апрельдә Оксана ханымга кызы белән бер сыйныфта укучыларының ата-аналары шалтыратып, директорны яклап кул куюлары турында сөйли. «Ата-аналар 7-8 мең сумны үз теләкләре белән бирүләре, акчаларның нинди максатлар өчен тотылганын белүләре һәм, гомумән, директорны аклау турында кул куярга тиеш булган», - ди Оксана Авдеенкова.
Кеше хокукларын яклау үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Оксана икенче көнне үк Мәгариф идарәсенең район бүлеге җитәкчесе белән очраша. Елена Буслаева, үз чиратында, директор белән җитди сөйләшүе, аның үз хаталарын тануы турында әйтә. Шуннан соң ана кеше ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очрашуга языла. Моның белән беррәттән Оксана шулай ук Казанның Кеше хокукларын яклау үзәгенә дә мөрәҗәгать итә. Биредәге юристлар республика прокуратурасына гариза әзерлиләр. «Татарстан прокурорының гимназиядә законсыз рәвештә акча җыюны тикшерүен сораячакбыз. Җыелган акчаларның нәрсәгә сарыф ителгәнен дә ачыклаячакбыз», - диде Кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
Чыганак: www.intertat.ru