Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Казанның 94нче гимназиясендә “кунак булды”. Сәбәбе дә җитди – биредә 1нче сыйныф укучылары ата-аналарыннан акча таләп итәләр, дигән имеш-мимеш тарала, дип хәбәр итә Ачык мәгълүмат агентлыгы.
16нчы апрель көнне министр белән очрашуыннан соң, гимназиядә укучы бер баланың әнисе Оксана Авдеенкова хокук саклаучылар ярдәмендә Казан прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Ханымны бер сорау кызыксындыра. Ата-аналардан гимназия фондына дип җыеп алынган сумма нәрсәләргә тотылган?
Гимназиядә булып кайткач, министр ата-аналар күчерәчәк акчаларга хисап счетын булдыруны кирәк дип тапты. Бу очракта акчаларның каян, күпме килүен, ничек тотылуын күзәтү мөмкинлеге туачак.
Баксаң, мәктәп ремонты һ.б. өчен ата-аналардан акча таләп ителгәндә, соңгылары аны бирмәскә хокуклы. “Ул һәр кешенең үз ихтыярында”, - дип аңлата Казан хокук саклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов. Ник дигәндә, һәр балага Россия Федерациясе Конституциясе бушлай башлангыч белем бирү хокукын гарантияли.
Бүген Казанда мондый очраклар өчен “Кайнар линия” телефоннары эшли башлады. Әгәр уку йортыгызда ремонт, китаплар һәм башка сәбәп белән акча таләп итәләр икән, икеләнмичә шалтырата аласыз. Казан хокук саклау үзәге юристлары мөрәҗәгать белән шалтыраткан һәр кешегә ярдәм итәчәк.
“Кайнар линия” телефоны: (843) 2-93-04-71
Фикерләр
Сылу
20 Апрель, 2009 - 19:05
Permalink
Ике яклы...
Проблема ике яклы! Әйе, 1нче сыйныфка алу өчен 25-50 мең сораган директорлар бар, әйе укучылардан "ремонт"ка дип акча таләп итәләр. Ләкин газета-журналлар язылу өчен, театрга бару өчен минемчә акча җыелырга тиеш.