Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россиядә мәгълүматлаштыру өлкәсендә беренчеләр рәтендә тора. Соңгы 5 елда республикада бу юнәлештә күп эшләр башкарылды – белем бирү оешмаларына 173 миллион сумлык компьютер техникасы бирелде. Хәзер авыл баласы да рәхәтләнеп компьютерны үзләштерә, интернет мөмкинлекләреннән файдалана ала (5-6 ел элек бу турыда хыялланып кына була иде). Кыскасы, укучыларга белем алу, аң дәрәҗәсен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Элек нинди дә булса мәгълүмат табу, реферат язу өчен көннәр буе китапханәдә утырасы булса, бүген интернет ярдәмендә моны берничә минут эчендә башкарып чыгып була. Әмма нигәдер укучылар бу мөмкинлекләрдән файдаланырга теләми, аларны, күпчелек очракта, башка нәрсә кызыксындыра.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы атна саен республика мәктәпләрендә интернет челтәре аша үзләштерелгән мәгълүмат тематикасын тикшерә. Һәм ачыкланганча, күпчелек гомумбелем бирү оешмаларында интернет яки бөтенләй диярлек кулланылмый, яки дөрес максатларны күзалламый.
Республикада эшләп килүче 2400гә якын мәктәп арасында 805-е генә интернеттан актив файдалана. Әмма укучыларның мәгълүмати челтәрдә ниләр белән шөгыльләнүенә күз салсак, белем алу алар эшчәнлегендә соңгы урында тора диярлек. Мәктәп балалары күп очракта социаль челтәрләргә керә, интернетны күңел ачу, аралашу өчен куллана (хәтта порно сайтларда утыручылар да бар икән). Бер генә белем бирүче ресурс та беренче өчлектә юк. Алар беренче унлыкның ахырында гына очрый башлый. Алар рефератлар тәкъдим итүче һәм БДИга багышланган сайтлар.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова бу мәгълүматларны котычкыч дип бәяли. Аның сүзләренчә, интернет челтәрен дөрес максатлардан куллануны мәктәп җитәкчелеге, укытучылар игътибар үзәгендә тотарга тиеш.
Чыганак: www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
21 Ноябрь, 2009 - 12:57
Permalink
интернет
интернет бик файдалы мэгълумат чыганагы!!!!!!!
Сылу
20 Апрель, 2009 - 19:12
Permalink
Кызыклы "җавап"
Бу мәсъәлә хакында махсус материал әзерләнә "Белем"дә. Шул уңайдан Мәгариф һәм фән министрлыгына сорау хаты юлланды. Баксаң, "әхлаксыз" (сугыш, эротик һ.б.)характердагы интернет-битләрдән саклаучы программалар һ.б. һ.б. куеган икән республикабыз мәктәпләре Интернетына.
Сезгә сорау? Сезнең мәктәптә шундый эчтәлекле сайтлардан саклык чаралары куелганмы? Алар үз эшен ни дәрәҗәдә башкара?