Татар мәгарифе порталы
Сез монда
27 апрель көнне Казанга Россиянең 21 шәһәреннән, Казахстан һәм Канададан галимнәр, уку йортлары, хакимият вәкилләре һәм эшмәкәрләр җыелды. Өч көн дәвам итәчәк «Электрон Казан – 2009» форумында алар мәгариф, бизнес һәм идарә итү өлкәсендә мәгълүмати технологияләр кулланылышы турында фикер йөртәчәк. Конференция кысаларында гаять актуаль проблемаларга тукталу көтелә. Алар арасында регион һәм шәһәр хакимиятенең башкарма органнарын автоматлаштыру, глобаль мәгълүматлаштыруның хокукый аспектлары, бизнес процессларын оптимальләштерү һ.б. Фәнни-гамәли конференциясенең оештыручылары булып Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мэриясе, Казан дәүләт университеты тора.
Форумны Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, мәгълүмати технологияләр безнең тормышка шул кадәр үтеп керде ки, бүген хәтта аларсыз яшәүне күз алдына китереп булмый. «Мәгълүмати технологияләр югары уку йортларына да актив үтеп керә. Әмма аларның киң таралышына мөгаллимнәрнең консервативлыгы берникадәр комачаулый. Менталитетыбызны үзгәртеп, заманча технологияләр кулланышын киңәйтергә кирәк», - дип саный ректор.
Дистанцион белем бирү өлкәсендә дә мәгълүмати технологияләрсез ерак барып булмый. Россиядә бу юнәлеш 1997 елда ук башлангыч ала, әмма әле бүген дә ул зур таралышка ирешә алмый. Мәгариф буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Комитетының рәис урынбасары Гадҗимет Сәфәралиев фикеренчә, югары мәктәп белем алуга нигез генә сала. Ә аннары инде кеше үзе үсәргә, белемен яңартырга тиеш. Дәүләтнең исә дистанцион белем алу өчен кирәкле шартлар тудыру өстендә эшләве мөһим.
Чыганак: www.intertat.ru