Татар мәгарифе порталы
28 Апрель, 2009 - 17:33
Башкортстан укытучыларының “Ел укытучысы-2009” дип исемләнгән республика бәйгесе җиңүчеләре тагын бер шатлык кичерде.
Аларга Башкортстан президенты премияләрен дә тапшыру турында фәрманга кул куелган. Бу бәйге башкорт, татар һәм рус укытучылары арасында оештырылган иде. Президент премиясе беренче урынны алган укытучыларга да, финалга барып җиткән мөгаллимнәргә дә тапшырыла.
Шушы абруйлы бүләккә лаек булучылар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бар. Башкортстан татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгедә беренче урынны Агыйдел шәһәреннән Әдибә Хаҗиева яулаган иде. Әдибә ханым Борай районының Иске Кизгән авылында туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, ана телебезгә булган сөю аны Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга алып килә. Аны уңышлы тәмамлап, менә 21 ел инде Агыйдел шәһәрендәге 2нче санлы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта ул. Шул ук вакытта тәҗрибәле мөгаллимә шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсенә дә җитәкчелек итә.
“Ел укытучысы” дигән абруйлы исемгә лаек булган Әдибә Хаҗиева балалар кечкенәдән үк туган тел нечкәлекләрен, сүз-сөйләм аһәңен белеп үсәргә тиеш дип исәпли.
“Шуңа күрә дә мин үз дәресләремдә күбрәк сөйләм телен үстерүгә зур игътибар юнәлтәм”, - ди Ә. Хаҗиева.
Президент премиясенә шулай ук финалга кадәр барып җиткән татар укытучылары – Федоровка районыннан Сөмбел Абдуллина, Авыргазы районыннан Әминә Әлимбәкова, Ярмәкәй районыннан Рәмзилә Гәрәева һәм Уфа шәһәреннән Зөлфия Миңнеәхмәтова да лаек булды.
Чыганак:www.tat.tatar-inform.ru