Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Февраль-март айларында өлкәнең милли компонентлы мәктәпләрендә укучы балаларның туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү максаты белән олимпиада оештырылган иде. Узган атна ахырында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Омски төбәгендә 64 саф һәм катнаш татар авылы бар. Аларның 22-сендә мәктәпләрдә татар теле укытыла. Кызганычка каршы, күп мәктәпләрдә хәзер туган телгә вакыт бик аз – атнасына 1-2 сәгать кенә бирелә, кайбер мәктәпләрдә хәтта факультатив рәвештә генә. Дәресләр аз күләмдә булуга карамастан, татар авылларында яшәүче балалар туган телләрен беләләр. Аларның кайберләре өлкәдә оештырылган тел бәйгеләрендә катнашып, уңышка ирешәләр. Татарстанда үткәрелгән бәйгеләрдә бүләкле урыннар яулаучылар да бар.
Агымдагы елның февраль-март айларында өлкәнең милли компонентлы мәктәпләрендә укучы балаларның туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү максаты белән олимпиада оештырылган иде. Анда татар, казакъ һәм алман милли компонентлы мәктәпләр укучылары катнашты. Инде ярышларга йомгак ясалды.
Узган атна ахырында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Ул өлкәнең мәгәриф министрлыгы урнашкан бинаның актлар залында барды. Тантанада әлеге министрлык хезмәткәрләре, кайбер мәктәпләр директорлары, тел укытучылары, җиңүгә ирешкән укучылар һәм кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре катнашты. Шунысы да күңелгә ятышлы булды, төрле дәрәҗәдәге дипломга лаек булучылар арасында татар балалары күп булды.
Олимпиаданың төп оештыручысы булган мәгәриф министрлыгы хезмәткәре Хәергилде ханым Шакенова: “Укучыларның туган телләрен яхшы белүләре безне шатландыра. Татар теле буенча биремнәр безгә Татарстанның мәгәриф министрлыгыннан килә, кайбер очракларда без аны катлауландырабыз да. Татарстан безгә дәреслекләр һәм матур әдәбият җибэәреп тора. Ике төбәк арасындагы мондый элемтәләр безне сөендерә”, ди Хәергилде Шакенова.
Җиңүчеләрне бүләкләү танталы рәвештә оештырылган иде. Ирешкән уңышлары белән балаларны өлкә мәгәриф министры урынбасары Иннеса Артемова тәбрикләде. Аннары укучыларга мактау кәгазьләре һәм бүләкләр - туган телләрендә язылган китаплар тапшырылды. Соңыннан балалар, тел буенча төркемнәргә бүленеп, фотоларга төштеләр.
Татар теле буенча бүләкләргә ия булган балалар өлкәнең Тара, Тевриз һәм Большеречье районнарыннан иделәр. Аларның кайберләре белән әңгәмә кору мөмкинлеге дә булды. Балалар туган телне яратулары, дәресләргә теләп йөрүләре турында әйттеләр. Алар укыган мәктәпләрдә татар теленең торышы нинди, телгә ни кадәрле вакыт бирелә.
Тара районының Олы Уыш, авылы мәктәбе укытучысы Финура Иноятова мәктәптә татар теленә һәр сыйныфта да атнасына 1 сәгать вакыт бирелүе хакта әйтте. “Башлангыч сыйныфларда – 2 сәгать бирелә. Укыту факультатив рәвештә. Балалар теләп йөриләр. Рус балалары да йөри, алар да татар теле өйрәнәләр”, диде ул.
Тевриз районының Байбы авылы укытучысы Мәдинә Таҗетдинова да мәктәптә татар теленең факультатив рәвештә генә укытылуы хакында белдерде.
“Татар теле 5-9-нчы сыйныфларда укытыла, атнасына 1 сәгать. Вакыт аз бирелсә дә, балалар татар телен беләләр. Төрле бәйгеләрдә дә катнашалар. Хәзерге олимпиада да 2 бала катнашты. Уңышка да ирештеләр: берсе бүләк тә алды, икенчесе әдәбият буенча икенче урынны яулады. Туган телне һәрбер бала белергә тиеши”, диде ул.
Тара һәм Тевриз районнарының татар авыллары мәктәпләрендә туган тел факультатив рәвештә укытылса, Большеречье районының Үләнкүл авылында башкача. Директор урынбасары Римма Мәчитова сүзләренчә, Үләнкүл мәктәбендә татар теле укыту программасына кертелгән.
“Без мәктәптә татар телен мәктәп компонентына бирелгән дәресләр исәбенә саклап калдык. Федераль компонентына бирмичә, кайбер сыйныфларда икешәр сәгать укытыла, ә 9-нчыда, вакыт җитмәү сәбәпле бер генә сәгать. Безнең балалар телне яхшы беләләр, 1-2 сыйныфларда татар телен өйрәнмәсәләр дә. Чөнки безнең авыл – татар авылы, без татар мохитендә яшибез, балаларны милли рухта тәрбиялибез. Безнең өйләрдә татар көйләре яңгырап тора, телевизорлардан спутник тәлинкәләре аша ТНВ татар тапшырулары килеп җитә. Балаларыбыз татар телен белеп үсәләр, шуңа күрә бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулыйлар”, дип шатлыгын белдерде Римма ханым.
Дөрестән дә, Үләнкүл мәктәбе укучылары өлкәдә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә еш катнашалар. Татарстанда оештырылган тел бәйгеләрендә уңышка ирешүчеләр дә була. Әйтергә кирәк, узган ел Казанда узган олимпиадада Үләнкүл кызы Гүзәл Мөхәметшина беренче урынны яулаган иде. Үләнкүл укучылары быел да Бөтенрусия күләмендәге олимпиадада катнаштылар. Беренче урыннар яуламасалар да, 10-нчы класс укучысы Лилия Рәхматуллина дүртенче урынга чыкты. “Безнең өчен бу да казаныш”, ди Римма Мәчитова.
Менә шулай, төрле мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә караш төрлечә. Бер мәктәп аны укыту програмында саклап кала ала икән, нигә башкалар саклый алмый? Нигә балага мәктәптә туган телен җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнәргә мөмкинлек тудырылмый? Күп мәртәбәләр нигә дигән сорау туа. Кем аларга төгәл җавап бирер? Бу сорауга да җавап бирүче юк.
Чыганак: www.azatliq.org