Татар мәгарифе порталы
Сез монда
7нче май көнне Татарстанның Дәүләт Советында федераль белем бирү стандартларындагы милли-төбәк компоненты язмышы һәм Бердәм дәүләт имтиханнары мәсьәләсенә багышланган пресс-конференция узды. Анда журналистлар сорауларына Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев һәм республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин җавап бирде.
Билгеле булганча, 2007 елның җәендә Россиянең «Мәгариф турындагы» законына федераль дәүләт стандартларында милли-төбәк компонентын бетерә торган төзәтмә тәкъдим ителде. Әлеге төзәтмәгә каршы булучыларның күпсанлы тавышын искә алмыйча, закон кабул ителде, 2007 елның 1 декаберендә ул Россия президенты тарафыннан да имзаланды. Татарстан җитәкчелеге исә яңа стандартларда бетерелгән милли-төбәк компонентын кире кайтару эшен башлап җибәрде.
Бу көрәш инде шактыйдан барса да, аның ахыры әле һаман да күренми. Алай да, республика җитәкчелеге, шул исәптән Татарстан президенты Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, тырышлыклары кайбер нәтиҗәләр китерде, дип саный Рәзил Вәлиев. «Россия Дәүләт Думасы каршында шушы мәсьәләгә багышланган эш төркеме төзелде. Аның утырышлары ай саен уза, без аларда бик актив рәвештә катнашабыз, - диде ул. - 2009 елның февралендә Мәскәүдә шушы проблема турында парламент тыңлаулары үтте. Безне Россиянең күпчелек төбәкләре яклап чыкты».
Разил Вәлиев фикере белән Данил Мостафин да ризалаша. «Элек стандартлар мәсьәләсендә без үз фикеребезне белдерә дә алмасак, хәзер төбәкләр, җәмәгатьчелек үз тәкъдимнәрен җиткерә ала дигән өстәмә кертелде карарларга. Дөрес, бу әле безнең тәкъдимнәр каралып, гамәлгә кертеләчәк дигән сүз түгел. Аларны тикшерү механизмнары бөтенләй булдырылмаган», - диде Данил Мостафин.
Шуңа да, Татарстан тарафыннан Россиядәге белем стандартларына милли-төбәк компонентын кайтару эше дәвам итәчәк. «Ахыр чиктә без Конституция судына мөрәҗәгать итәчәкбез. Чөнки бу компонентны юк итү безне Россия Конституциясе биргән хокукларыбыздан мәхрүм итә», дигән фикердә тора Разил Вәлиев. Шулай ук республикада Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирергә кушкан карары белән дә килешергә җыенмыйлар. «Ник туган телендә укырга хокукы булган баланың имтиханны да туган телендә бирү хокукыннан мәхрүм итәләр?», - ди Данил Мостафин. Бу проблеманы хәл итүдә дә республика җитәкчелеге зур тырышлыклар куя һәм әлеге эштә без бары тик хокукый юллар гына кулланабыз, диде Разил Вәлиев.
Ләкин әле бу гына да җитмәгән, Россиядә инде югары белем бирү системасында да туган телдә белем алуны туктатырга җыеналар икән. Күптән түгел генә югары уку йортлары ректорларына Россиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары имзалаган хат килеп төшкән. Анда югары уку йортларында туган телләрдә белем бирүне бары тик факультатив рәвешендә генә калдыру тәкъдиме кертелә. Димәк, хәзер туган тел өчен көрәш югары белем бирү системасында да башланып китәчәк.
«Бу көрәштә бик зур өметләребезне без Европаның Төбәк һәм милли азчылык телләре турындагы Хартиясенә баглыйбыз. Билгеле булганча, ул Россия президенты тарафыннан инде 90 еллар башында ук имзаланды. Шуңа да карамастан, Хартия әле һаман да ратификацияләнмәгән. Татарстан парламенты Россия Дәүләт Думасына әлеге документны раслауны тизләтү тәкъдиме белән чыкты. Бу эш эшләнсә, милли телләргә бәйле күп кенә сораулар хәл ителер иде», дип сөйләде Разил Вәлиев. Аның сүзләренә караганда, Хартияне ратификацияләү мәсьәләсендә Россия җитәкчелеге үзе дә кызыксыну күрсәтә, чөнки бу гамәл Европага интеграцияләнү өчен кирәк. Алай гына да түгел, Европа Советы ярдәмендә Россиянең ике төбәгендә — Дагыстан һәм Мордовиядә Хартияне эшләтеп карау эксперименты каралган. Татарстан җитәкчелеге әлеге экспериментта катнашу теләген белдерә һәм аның уңай нәтиҗәләргә китерүенә ышана.
Чыганак: www.intertat.ru
Фикерләр
Гүзәлия Тарханова
10 Май, 2009 - 20:06
Permalink
Ана теле һәркем өчен изге һәм кадерле
Россиядә яшәүче барлык халыклар да үз ана телләреннән тыш, рус телендә иркен сөйләшә алалар. Россия хөкүмәте моның белән горурланырга гына тиеш, чөнки күп телләр белү - рухи һәм интеллектуаль үсешнең югарырак баскычында тору дигән сүз. Синең илеңдә яшәүче халыклар шуңа ирешкән икән, моңа сөенергә генә кирәк, югыйсә. Нигә, тырыша-тырыша, аларның телләрен юк итәргә?! Нигә шундый түбәнлеккә төшәргә?! Ходай Тәгалә тарафыннан һәркем тигез яратылган, һәркем үз ана телендә уйларга, сөйләшергә, аралашырга хокуклы. Ул үз балаларын - киләчәк буынны да - ана телендә тәрбияләргә хаклы. Бер милләт үз телендә сөйләшеп, калганнары бу хокуктан мәхрүм ителсә, бу кеше хокукларын санга санамау дигән сүз була түгелме соң? Үз телеңдә аралашу өчен көрәшергә мәҗбүр ителү - гайре табигый хәл. Моннан да зур хурлыкның булуы мөмкин түгел!