Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чыгарылыш сыйныф укучыларын куркыткан, борчуга салган Бердәм дәүләт имтиханы күпләр өчен артта калды инде. Унберенчене тәмамлаучылар аттестаттагы билгеләрне хәл итә торган төп сынауларның икесен дә тапшырды. Сайланма фәннәр буенча да күпчелек котылды дияргә була. Җәмгыять белеме, химия, физика һәм тарих бирергә ниятләүчеләр генә әлегә үз белемнәрен тикшерергә өлгермәде. Беренче икесеннән сынау иртәгә, физика һәм тарихтан 15 июньдә булачак.
Котылу әле бер хәл. Иң мөһиме - уңышлы котылу бит. БДИ күрсәткечләрен тикшерү өчен 4-6 көн таләп ителә. Һәм бүген беренче тапшырылган имтиханнарның нәтиҗәләре билгеле инде. Ике мәҗбүри имтиханнан башлыйк.. Рус телен 29312 кеше тапшырган, шуларның 25688е мәктәп укучылары, калганнары укуын узган елларда тәмамлаучылар. Кичә, ниһаять, бу предметтан белемнәр ни дәрәҗәдә булуы ачыкланды. Быел рус теленнән чик балл 37 дип билгеләнде (узган елны 39 иде). Республика буенча бу фәннән урта балл 53,95 дип исәпләнгән. Татарстаннан 14 сыналучы БДИны 100 баллга тапшырган, имтихан тапшыручыларның 9,4 проценты минималь күрсәткечне җыя алмаган. Математика нәтиҗәләре әлегә билгесез. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова сүзләренчә, алар шушы көннәрдә ачыкланачак.
Теләк буенча тапшырылган имтиханнарга килгәндә, биология, информатика, география, рус әдәбияты тапшыручылар үзләренең бу предметны белү дәрәҗәләрен ачыклады. Биологиядән түбән балл 35 дип куелган иде. 99,1 процент укучының нәтиҗәләре аннан югары булса, 247 укучыныкы – түбәнрәк. 100 баллны берәү дә җыя алмаган. Информатикадан түбән балл 36ны тәшкил итә. 87,8 процент укучының хезмәте түбән баллдан югары, ә 153 укучыныкы түбән дип бәяләнгән. 100 баллны бары бер укучы гына туплаган. Географиядән сынау тотучыларның 11,2, рус әдәбиятыннан 6,9 проценты чик баллны уза алмаган.
Ачыкланганча, Татарстанда барлык предметлардан диярлек «икеле» алучылар саны гомуми Россия буенча түбән балл җыючыларга караганда берникадәр күбрәк. Мәгариф һәм фән министрның беренче урынбасары Данил Мостафин әйтүенчә, барлык нәтиҗәләр буенча җентекле анализ ясалачак. «Мәгариф сыйфаты мониторинг үзәге укучылар белемендә булган бушлыкларны ачык итеп сурәтләячәк. Шуның ярдәмендә без зәгыйфь буынны ачыкларга тырышачакбыз», - диде ул.
БДИ күрсәткечләреннән канәгать калмаганнар аны кабаттан тикшертә алачак. Ләкин аппеляциягә, имтихан нәтиҗәсе билгеле булып, ике көн узгач кына бирергә мөмкин. Биология һәм информатикадан аппелляцияләр каралган инде, хәзер рус теле һәм рус әдәбияте балларыннан канәгать булмаучыларның эшләре яңадан тикшерелә. Биологиядән үз нәтиҗәләреннән канәгать булмаган 34 кешенең 6сы, информатикадан 45 кешенең 20се балларын күтәртүгә ирешкән.
Ике мәҗбүри сынауның берсен "2"легә биргәннәр өчен махсус көннәр (17 июньдә – рус теле, 20 июньдә – математика) билгеләнгән. Ә инде бу ике фәннән дә "койрык" эләктергәннәр мәктәптән бары тик белешмә белән генә чыгачак. Сайлап бирелгән предметларны кабаттан бирү рөхсәт ителми, икеле алучылар аны киләсе елны гына тапшыра алачак. Әмма шуны әйтергә кирәк, сайланма фәннәр нәтиҗәсе аттестатка зыян сала алмый. Анда имтиханның уңай нәтиҗәсе генә чагылыш табачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru