Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек департаменты башлыгы Людмила Ногманова 2009 елда тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Бу уку елында Татарстанда БДИны барлыгы 33905 кеше тапшыра. Аларның 25688е – мәктәпне бу елда тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары, 3071е – узган елда аттестат алучылар, 5146сы – башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар.
Л.Ногманова сүзләренчә, бүгенге көнгә рус теле, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр, биология, география һәм рус әдәбияты буенча беренче нәтиҗәләр билгеле. Аерым алганда, 2008-2009 уку елында информатикадан – 1252, биологиядән – 3130, рус теленнән – 29312, географиядән – 531, рус әдәбиятыннан – 1016, математикадан – 28476, инглиз теленнән – 1298, немец теленнән – 70, француз теленнән 46 укучы Бердәм дәүләт имтиханы, татар теленнән 137 кеше Бердәм республика имтиханы биргән.
Әлеге предметлар буенча Татарстан буенча уртача баллар да чыгарылган. Информатикадан уртача күрсәткеч – 57,74; биологиядән – 53,26; рус теленнән – 53,95; географиядән – 49,34; рус әдәбиятыннан 50,82 булган. Әлегә математикадан, инглиз, немец, француз телләреннән уртача баллар күләме билгеле түгел. Л.Ногманова сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, рус теленнән уртача балл түбәнәймәгән, ә биологиядән баллар күләме кимү күзәтелә.
Теге яки бу предмет буенча чыгарыла торган минималь баллар информатика, биология, рус теленнән, география һәм рус әдәбияты буенча гына билгеләнгән. Людмила Ногманова фикеренчә, минималь баллар бик түбән түгел. Мәсәлән, быел информатикадан – минималь балл – 36, биологиядән – 35, рус теленнән – 37, рус әдәбиятыннан – 30, географиядән 34 дип куелды. Беренче нәтиҗәләр буенча, Татарстан күләмендә – информатикадан имтихан тапшыручыларның – 12,2; биологиядән – 7,9; рус теленнән – 9,46; рус әдәбиятыннан – 6,99; географиядән 11,29 проценты минималь баллдан түбәнрәк нәтиҗә күрсәткән, ягъни имтиханнарын “2”легә биргән. Россия күләмендә минималь җыя алмаучыларның саны республикага караганда азрак.
Иң яхшы нәтиҗәләргә килгәндә, 80нән дә күбрәк балл җыючылар информатикадан – 112, биологиядән – 125, рус теленнән – 486, географиядән – 4, рус әдәбиятыннан 30 кеше булган.
Теге яки бу предмет буенча 100 балл җыючыларның күпчелеге – рус теленнән имтихан бирүчеләр, аларның саны – 19. Аннан кала – рус әдәбияты (4), информатика (1), биология һәм география буенча мондый югары балл җыючы юк.
Билгеле булганча, быел укучылар Бердәм дәүләт имтиханын 13 предмет буенча бирә. Аларга 11 июньдә – җәмгыять белеме һәм химия, 15 июньдә Россия тарихы һәм физикадан сынау тотарга туры киләчәк. 15 июньнән 20 июньгә кадәр имтиханнарны авырып яки берәр җитди сәбәп аркасында бирә алмый калганнар өчен резерв көннәре куелган. Ә инде югары уку йортына кергәндә өстәмә рәвештә теге яки бу предметтан имтихан тапшырырга кирәк булса, абитуриентлар икенче дулкында 7 нче июльдән 15 нче июльгә кадәрге чорда сынау тота ала.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru