Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ЮНЕСКО карары нигезендә дөньядагы 6500 телнең 14 е халыкара аралашу теле дип билгеләнгән. Шуларның берсе — татар теле. Бөек дәүләтләребез (Азов диңгезе буендагы Бөек Болгарстан, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы) булган. Ә хәзер исә татарлар бөтен дөньяга сибелгән. Халкыбызны ничек саклап калырга? Тарихка мөрәҗәгать итеп, башка халыкларның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә һәм мөмкин булган кадәр файдаланырга, тарих чоңгылларыннан чыгу юлларын эзләргә кирәк. Моңа мисал итеп, яһүдләр язмышын китерергә була: моннан 2500 еллар элек Рим легионерлары Якын Көнчыгыштагы яһүд дәүләтләрен җимерә. Бик авыр хәл була бу. Әмма яһүд зыялылары югалып калмый. «Яңа шартларда бөтен дөньяга сибелгән халкыбызны ничек юкка чыгудан саклап калырга?» дигән мәсьәләне тикшерү өчен югары дәрәҗәле раввиннар, дәүләт эшлеклеләре, генераллар яшерен корылтайга җыела. Бөек язучы Лион Файхетвангер (милләте буенча яһүд, Германиядә туган, Гитлер властька килгәч, Америкага күчеп киткән) үзенең бер романында әлеге яшерен корылтайда кабул ителгән карарларның кайберләрен китерә. Менә алар: «1. И син, яһүд кешесе, кайда гына яшәсәң дә, шуны бел: синең туган илең бар. Һәм килер шундый вакыт: син туган илеңә кайтырсың». «2. И син, яһүд кешесе, кайда гына яшәсәң дә, шундагы һәр яһүдне якын туганың итеп күр һәм ярдәм ит».
Моны һәркем беләдер кебек. Яһүдләр белән шактый аралашкан кеше буларак, шуны әйтәсем килә: Лион Файхетвангер китергән карарлар һәр яһүд баласына ана сөте белән сеңдерелгән дип расларга тулы нигез бар: кайда гына булмасын, бер генә яһүд тә кан кардәшен җәберләмәс, киресенчә, аңа һәрьяклап ярдәм итү ягын карар. Моның сәбәбе шул: яһүдләрдә милли үзаң искиткеч югары. Тик шуның аркасында гына Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң яһүдләр үз тарихи ватаннары урынында Израиль дәүләтен төзеде. Бу җирләрнең табигате яшәү өчен бик уңайсыз. Шуңа карамастан, Израиль — Якын Көнчыгыштагы иң алга киткән дәүләт.
Инде безгә килгәндә, чынбарлык бөтенләй башкача. Татарстан — Россия Федерациясе (мәйданы 17 миллион кв.км, халкы 145 млн чамасы) үзәгендә булган 89 регионның берсе. Бу шартларда мөстәкыйль дәүләт төзү уе чынбарлыкка туры килми. Андый мәсьәләне Гаяз Исхакый, Ильяс Алкин да һ.б. күтәрмәгән, алар Россия составында автономия (шактый зур вәкаләтләр белән) төзү ягында булган. 1917 елның ахырында — 1918 елның башында Уфада Татар милли мәҗлесе, бик күп мөмкинлек-вариантларны карап, «Идел-Урал штаты» төзү турында карар чыгарган. Казанда аны оештыру буенча шактый гамәли чаралар күрелгән. Әмма большевиклар моңа юл куймый, лидерларны кулга алалар. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татарлар үз җирендә яши | 5.73 KB |
- Караулар саны: 3969
- Бастыру