Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ниһаять, «Татарстанның иң яхшы мәктәпләре-2009”, “Матур мәктәп-2009”, “Балалар бакчасы-2009”, “Мәктәп – сәламәтлек территориясе-2009” республика бәйгеләренә нәтиҗәләр чыгарылды, абсолют җиңүчеләр билгеләнде.
Казан шәһәре Идел буе районының 6нчы гимназиясе Татарстанның иң яхшы мәгариф оешмасы булып танылды. Тантанада катнашкан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов их яхшы директор титулына кем ия булуын Укытучылар көнендә мәгълүм булачагын хәбәр итте.
Быел бу республикакүләм чарада барлыгы 112 гомуми белем бирү оешмасы катнашкан. Читтән торып узган тур нәтиҗәре буенча аларның 47се финалга юллама ала.
“Татарстанның их яхшы мәктәпләре-2009” бәйгесе лауреатлары арасында Яшел Үзән районының немец телен тирәнтен өйрәнүче 11нче мәктәбе һәм 3нче гимназиясе, Яр Чаллы шәһәренең кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 37нче мәктәбе бар. Призлы урыннар яулаган мәктәп җитәкчеләрен министр үзе котлады. III урынны Норлат районының Фома урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең Совет районында урнашкан татар телендә белем бирүче 149нчы лицее үзара бүлешә. II урында Югары Ослан районының Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Түбән Каманың 14 лицее. Абсолют җиңүче итеп Казанның Идел буе мәгариф оешмасы – 6нчы гимназия таныла.
Призлы урыннар алган мәктәпләргә интерактив такталар алу өчен сертификатлар бүләк ителә.
Казанның 6нчы гимназиясе заман технологияләрен, автор программаларын һәм прогрессив методикалар кулланып эшләүче мәктәпләргә бер зур мисал. Гимназия укучылары арасында «Умницы и умники» Бөтенроссия интеллектуаль уены җиңүчеләре, шахмат буенча Европа һәм дөнья чемпионнары бар. Мөгаллимнәр һәм укучы балаларның уртак проекты – сәламәтлек театры исә бөтен республикада мәгълүм коллектив. Татарстанның их яхшы мәктәбенә интерактив такта, ноутбук һәм Татарстанның их яхшы мәктәбе символы – алтын кыңгырау бүләк иттеләр.
“Матур мәктәп” бәйгесе җиңүчеләрен Разил Вәлив котлады. “Матур мәктәптән – матур авылга” номинациясендә беренче урынны Әлки районының Түбән Әлки урта мәктәбе алды (директоры Эльза Шәрифуллина). “Традицияләр мәктәбе” номинациясендә – Казан шәһәренең 103нче рус-татар мәктәбе (директоры Дилбәр Хәбибуллина), “Иҗат мәктәбе” номинациясендә - Казанның кайбер предметларны тирәнтен өйрәнүче 135нче урта мәктәбе (директоры Людмила Дороздикова), “Тынычлык мәктәбе” номинациясендә – Казанның 171нче урта мәктәбе (директоры Айсылу Хәмзина), “Шәхес мәктәбе” номинациясендә Бөгелмә районының 2нче лицее (директоры Александр Иванов) җиңү яулады.
“Мәктәп – сәламәтлек территориясе” җиңүчесе – Казан шәһәренең кайбер предметларны тирәнтен өйрәтүче 85 нче урта урта мәктәбе.
“Иң яхшы балалар бакчасы” бәйгесе быел беренче тапкыр гына үткәрелә. Шулай да бәйгедә республикабызның 39 районыннан 57 мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы көч сынашырга теләк белдерә. Биредә беренче урынны Яр Чаллының 50нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы ала.
Мөгаллимнәрне һәм укучыларны бу җиңүләре белән без дә тәбрик итәбез!