Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бердәм дәүләт имтиханын уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы боерык нигезендә БДИны июль аенда тапшырырга хокуклы гражданнар исемлеге киңәйтелде.
Әлеге исемлеккә түбәндәгеләр керә:
• Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын агымдагы елны тәмамлап, май-июнь аенда БДИны тапшыру мөмкинлеге булмаганнар;
• Урта (тулы) гомуми белемне чит ил мәгариф оешмаларында алганнар;
• БДИның беренче дулкынында катнаша алмаган алдагы ел абитуриентлары;
• Мәктәпне быел бетереп, нигезле сәбәпләр аркасында БДИны төп көннәрдә тапшыра алмаганнар;
• Мәктәпне быел тәмамлаган абитуриентлар мәҗбүри саналган предметларның берсеннән “икеле” билгесен алып, нигзеле сәбәпләр аркасында билгесен резерв көннәрне төзәтмәгәннәр;
• Мәктәпне быел бетереп, БДИны яңа фәнннән тапшырырга уйлаганнар.
Мәктәпне, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын быел бетергән абитуриентлар БДИны уку йорты урнашкан регионда тапшыра. Калган категория гражданнары исә сынауны Россиянең теләсә кайсы регионында бирергә хокуклы.
БДИ тапшыру турындагы гаризаны 5нче июльгә кадәр тапшырырга кирәк:
• Беренче ысул: гариза абитуриент укырга керергә уйлаган урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмасына бирелергә мөмкин;
• Икенче ысул: мәгариф идарәсенең региональ яисә муниципаль органына тапшырыла.
БДИ нәтиҗәләре булмаган абитуриент урта яисә югары һөнәри белем бирү оешмасына түбәндәге документлар тапшыра:
• Кабул итү турында гариза;
• Абитуриентның шәхесен дәлилли торган документ яисә аның расланган копиясе;
• Дәүләт стандартындагы урта гомуми белем алуы турындагы таныклык яисә аның расланган копиясе, тиешле санда фотосурәтләр;
• БДИ тапшыру турында гариза.