Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республикабызда узган беренче дулкын БДИга нәтиҗәләр чыгарылды. Брифинг видеоконференция рәвешендә узган иде. Интернет челтәре аша 30 артык кеше сорау биргән.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары-Мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контрольдә тоту департаменты җитәкчесе Людмила Ногъманова хәбәр итүенчә, быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын 33905 кеше тапшыра. Аларның 25688е мәктәпне быел тәмамлаучылар, 3071е – урта белемне алдагы елларда алучылар, 5146сы – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар.
Быел Татарстанның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да ике мәҗбүри фәннән сынау узды. Сайлап алынган фәннәрдән исә иң популяры җәмгыять белеме булган. Әлеге дисциплинаны быел мәктәп тәмамлаучыларның 39,1 проценты бирә. Физика (17,1 процент), тарих (12,8) һәм биология (10,3) кебек фәннәр дә актуаль була. Француз һәм немец телләрен, география, рус әдәбияты һәм информатикадан имтихан тапшыручылар агымдагы елда аз теркәлә.
Гомумән алганда, Татарстанда узган беренче дулкын БДИ нәтиҗәләре гомумроссия нәтиҗәләреннән әллә ни аерылмый. Татарстан һәм Россиядә аерым предметлардан алынган уртача балларны чагыштырсак, рус теле, математика, инглиз теле, җәмгыять белеменнән безнең баллар түбәнрәк. Рус әдәбиятыннан аерма аеруча зур. Ләкин кайбер предметлардан татарстанлылар югарырак баллар җыя алган. Сүз физика һәм информатика дисциплиналары турында бара.
Мәҗбүри фәннәрдә “икеле” билгеләрен алучылар саны Татарстанда Россия белән чагыштырганда азрак. Немец теле, информатика, география, химия, тарих фәннәреннән, киресенчә, “икеле”ләр күп чыга.
Людмила Ногъманова фикеренчә, БДИ нәтиҗәләре республикабыздагы мәгариф системасы проблемаларын җентекле анализлау өчен ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, укыту планнарын төзәтеләчәк, аз комплектлы мәктәп проблемаларына игътибар юнәлтеләчәк.