Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрылыгы тарафыннан уздырылган “Кече ватаным”-2009 республика бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Бәйге балалар һәм олыларның үзләре яшәгән регионның табигый һәм тарихи-мәдәни мирасына игътибарын җәлеп итү, табигать һәм мәдәни кыйммәтләргә сакчыл мөнәсәбәттә торырга өйрәтү максатыннан уздырылган.
Ярыш биш номинациядә бара: “Туган як тарихы”, “Экология һәм туган як табигатен куллану”, “Этнография һәм туган як этнографиясе”, “Туган як гореф-гадәтләре”, “Бөек Россиянең бер почмагы”. Бәйгедә республикабызның 29 муниципаль районыннан гомуми белем бирү оешмалары укучылары (18 яшькәчә) катнаша. Балтач, Питрәч, Азнакай, Норлат, Тәтеш, Менделеевск, Яшел Үзән, Әгерҗе, Аксубай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре аеруча актив була.
Җиңүчеләргә килгәндә, I дәрәҗә Диплом һәм 5 мең сум күләмендә премиягә түбәндәге укучылар лаек була:
“Туган як тарихы” номинациясендә – Аксубай районы 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Светлана Евдокимова белән Алена Ботова һәм шул ук мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Вадим Убейкин (җитәкчеләре: Т.Г. Удиярова).
Икенче һәм һәм өченче урыннар алучы укучыларга да 4 һәм 3,5 мең күләмендә премияләр каралган. Аларның исемлеген сез беркетелгән файлда таба аласыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Боерык.pdf | 2.1 MB |