Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәптә дин дәресләре кертү турында сүз чыккач, халыкта каршылыклы фикерләр туган иде. Татар җәмәгатьчелеге әлеге дәресләр рухи кыйммәтләре формалашып җитмәгән балалар арасында христиан динен пропагандалауга кайтып калачак дигән шик белдерде. Дин әһелләре исә дини тәрбия сабакларының кирәклеген төрле дәлилләр белән исбатларга кереште. Быелның февраль аенда исә Россиянең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко дин дәресләрен берәү дә ирексезләп укытмаячак дип белдергән иде. Әмма яңа төзелә торган белем стандартларында тәрбия процессының дини-әхлакый ягы да чагылдырылачагы ачык әйтелде. Менә, ниһаять, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителде.
Киләсе уку елыннан Россия мәктәп укучылары расписаниесендә дин нигезләренә төшендерүче яңа дәрес барлыкка киләчәк. Ул мәҗбүри программага керми һәм аннан имтихан бирү дә әлегә күздә тотылмый. Әмма бу башлангычны барлык традицион конфессияләр дә хуплаган. 21 июль көнне РФ президенты Дмитрий Медведев аларның лидерлары белән киңәшмә уздырды.
Әлегә дини-әхлакый тәрбия дәресләре эксперимент рәвешен йөртәчәк. Аны 6 федераль округның 18 төбәгендә 2010 елның язында башлау тәкъдим ителә. Һәр мәктәптә бер сыйныф параллеле алыначак. Нәтиҗәдә, экспериментта 12 меңгә якын мәктәптән 20 мең сыйныфны (256 мең укучы һәм 44 мең укытучыны) катнаштырырга ниятлиләр.
«Укучылар һәм укучыларның сайлавы ирекле булырга тиеш. Бу мәсьәләдә мәҗбүриләү законлы түгел. Иң мөһиме – әйләнә-тирәгә, яннарындагы башка кешеләрнең карашларына ихтирам белән караучы тәртипле, әдәпле, намуслы гражданнар тәрбияләү», - дип ассызыклый киңәшмәдә Россия Президенты.
Тиздән яңа предмет буенча укыту курслары төзелә башлаячак. Укучылар традицион диннәрнең берсен (православ, ислам, иудаизм һәм буддизм) яки барлык төп диннәр турында мәгълүмат бирүче гомуми курсны сайларга мөмкин. Шулай ук өченче вариант та тәкъдим ителә – дини карашлары билгеләнмәгән балалар этика дәресләренә өстенлек бирә ала. Экспериментны дүртенче сыйныф укучыларыннан башлау планлаштырыла.
Дин дәресләрен мәктәпләрдә дин әһелләре түгел, ә укытучылар укытырга тиешлеге дә кабат әйтелде. Тиз арада яңа предметтан тиешле белем бирергә сәләтле мөгаллимнәр һәм дөньяви дәреслекләр әзерләүгә керешәчәкләр.
Эксперимент барышында бу предметны үзләштерүгә таләп ителгән сәгатьләр саны да тәгаенләштереләчәк. Әлегә сүз атнага ике дәрес турында бара.
Чыганак: www.intertat.ru