Татар мәгарифе порталы
Сез монда
5 август көнне мәктәпкәчә белем бирү секциясе эшчәнлеге белән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясе башланып китте. Секциянең гамәли өлеше Казанның Яңа Савин районы 414 санлы һәм Вахитов районының 283 санлы балалар бакчасында узды. Республиканың мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр тәрбия процессында вариатив формалар куллану тәҗрибәсе белән таныштылар. Пленар утырышта исә секция эшенә нәтиҗәләр чыгарылды. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгыш ясады.
Бүген республикабызда 1928 балалар бакчасы эшләп килә, аларда 160 меңнән артык бала тәрбия ала. Бакчаларның 58 проценты инновацион тәрбия-белем бирү процессында катнаша. Бу заман таләпләре. Мәктәпкәчә белем бирү бер урында торырга тиеш түгел. Бу өлкәне үзгәртү, яңарту, тәрбия бирүдә вариатив формалар куллану бүгенге көн өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе. Мәктәпкәчә белем бирү системасы җәмгыять ихтыяҗларына бик тиз яраклаша белергә тиеш. Димәк, балалар учреждениеләренең яңадан-яңа төрләре барлыкка килүе зарур. Һәм бу таләпләр үтәлеп тора – традицион мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 6 төре ике яңа төр белән тулыланды. Кечкенә яшьтәге (2айдан алып) нәниләр һәм 5-7 яшьтәге балалар өчен бакчалар барлыкка килде. Күптән түгел мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштереп төркемнәр оештыру турында фикер да әйтелде.
Данил Мостафин сүзләренчә, бүген иң зур игътибарны кечкенә яшьтәге балалар таләп итә. Баласын бакчага биргәндә ата-ана аның адаптациясе җиңел үтүен тели, шуңа да ата-аналар кыска вакытка барып тора торган төркемнәр булдыруны хуплый. Бүген 478 нәни шул рәвешле балалар бакчасына ияләшә. Бу санның кечкенә булуы әлегә мондый төркемнәрнең зур таралыш алмавы белән билгеләнә. Автоном балалар бакчалары барлыкка килүне дә министрның беренче урынбасары мәктәпкәчә белем бирү үсешенең мөһим юнәлеше булуын билгеләде. Хәзер андыйлар республикада 50. Бу форма педагогик коллективлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Әмма ата-ана түләүле дәресләрне үз теләкләре белән генә сайлап алырга тиеш, аларны мәҗбүриләү ярамый, дип ассызыклады Данил Мостафин.
Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирүнең яңа формаларын эзләү дәвам итә. Санап үтелгәннәргә кушып якшәмбе көн балалар бакчалары, мәктәпләрдә мәктәпкәчә төркемнәр, гаилә балалар бакчалары булдыру тәкъдимнәре бар. Аларның балалар бакчасына чиратларны киметүнең яхшы ысулы булуын да әйтелде.
РФ хөкүмәте рәисе В.В.Путин бер чыгышында дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре кече һәм урта бизнес өчен яхшы мөмкинлек ачуын билгеләп үткән иде. Данил Мостафин эшмәкәрләрне бу өлкәгә тарту юнәлешендә шулай ук эш алып барылуын әйтте. Бүген балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең нибары 3 проценты гына шәхси бакчаларда тәрбия ала. Бу бик аз сан. Ә бит шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалар бакчалары җитешмәвен өлешчә хәл итәргә ярдәм итәр иде.
Үзенең чыгышында Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы И.Г.Хадиуллин исә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә яңарту эшләре алып барганда аның сыйфаты белән идарә итү мәсьәләсен яктыртты. Тәрбия бирүнең яңа формаларын тормышка ашыру ягыннан Казанның Мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү эшләре башлыгы Р.У Богданова, «Егоза» шәхси балалар бакчасы мөдире Н.Л.Реснянскаяның чыгышлары да эчтәлекле булды.
Чыганак: www.intertat.ru