Татар мәгарифе порталы
30 Сентябрь, 2009 - 17:32
2009 – 2010 уку елында Мәгариф буенча Федераль агентлык югары белем алучыларның дипломнарын автоматик рәвештә исәпкә кертү системасын булдырачак. Димәк, ялган дипломнар сатып алу күпкә кыенлаша дигән сүз.
Моңарчы диплом бланкларына заявкалар кулдан тутырыла иде. Уку йортында махсус билгеләнгән кеше диплом алучыларның гаризаларын кулдан тутырып, аларны Россия мәгариф күзәтчелегенә җибәрә иде. Аннан гаризалар диплом ясаучыларга китә. Хәзер исә заявкалар өчен җаваплы кешегә махсус исем һәм серсүз бирелә. Ул дипломнар базасына кереп барлык мәгълүматны автомат рәвештә кертә алачак. Заявкалар исә җентекле тикшерү уза. Әйтик, уку йортында теге яки бу белгечлеккә яисә студентлар санына дәүләт аккредитациясе бармы? Мәгълүматлар тәңгәл килгәч, барлык югары уку йортлары өчен дә уртак еллык заявка тутырыла һәм дипломнар җитештерүчегә җибәрелә.
Кабул ителгән бланклар турындагы мәгълүмат серверда сакланачак. Димәк, документның ялганмы-түгелме икәнен белү өчен базага дипломның серия номерын кертү дә җитә. Әлегә 2001 елдан алып 2006 елның июленә кадәр бирелгән дипломнарның гына электрон архивы бар. Быел әлеге системага Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы 500 югары уку йорты кушылырга тиеш. Өстәвенә, 1948 елдан бирелә башлаган дипломнарны да электрон форматка күчерү планлаштырылган. Ләкин база бик зур булу сәбәпле, бу эш 2014нче елдан да иртәрәк тәмамланмаячак.