Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы елның 6 октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үз боерыгы белән башлангыч гомуми белем бирүнең икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартын раслады. Әлеге стандарт нигезендә эшләнә торган укыту планнарының инвариант (мәҗбүри) өлешенә татар теле һәм әдәбиятын укыту кертелгән. Бу хакта бүген Казан дәүләт технология университетында узган “Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган вузара семинар вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш киңәшчесе Гөлия Мусина хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева сүзләренчә, дәүләт стандартына туган телләрне һәм дәүләт телләрен кертү өчен бик зур эш башкарылган. Билгеле булганча, бер ел элек әлеге стандартларны эшләүче төркемнәр Татарстанга килеп, алар өчен семинарлар уздырылды. “Шул вакытта без дәүләт телләре стандартларын булдыру турында сүз алып бардык. Ул вакытта бу ачык түгел иде, хәзер ачыкланды. Стандартка туган тел дигән әйбер бөтенләй кермәгән иде әле. Менә хәзер ул республикадан даими рәвештә Мәскәүгә тәкъдимнәр юллау, хатлар язышу нәтиҗәсендә кертелде, - диде Фирая Шәйхиева. - Безгә бит әле ике максатны күз алдында тотарга кирәк иде. Безгә дәүләт теле үзебезнең республикада эшләр өчен кирәк. Ә туган тел безгә Россия Федерациясендәге барлык татарларны туплар һәм берләштерү өчен кирәк иде. Чөнки без, әлеге стандартка нигезләнеп, республикабызда чуваш, мари, удмурт, башкорт һәм башка телләрне өйрәнүгә ярдәм итәргә телибез”.
“Хәзер татар теле укытылмый” дигән сүзне без бөтенләй сөйләмнән чыгарып атабыз. Татар теле һәм дәүләт телләре укытылачак”, - дип белдерде Ф.Шәйхиева.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
2 Сентябрь, 2010 - 17:42
Permalink
Татар теле укытыла дип лаф
Татар теле укытыла дип лаф органчы, мәктәпләрне татар телендә басылган дәреслекләр белән тәэмин итәргә кирәк әле. Ә бу бик катлаулы мәсьәлә. 2004 нче елга кадәр булган дәреслекләрне чыгарып аттырдылар, яңалары юк. Мәгариф нәшриятын расфомировать иттеләр дигән сүзләр йөри. Аның кибетләре каядыр инде... Районга кайткан дәреслекләрне дә разнарядка юк дип тоткарлап торалар. Берәү дә ашыкмый.
Бездә гел шулай бит ул.... Әти-әниләрнең дә дәреслекләрне сатып аласылары килми шул.