Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән төзелгән килешү нигезендә быел Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты, география укытучыларының белемнәрен күтәрү курслары оештырылды. 2 атна дәвамында республикабыз районнары һәм башкалабыз Казан мәктәпләрендә белем бирүче 121 мөгаллим ТДГПУ галимнәре үткәргән гамәли һәм лекцион дәресләрдә белем эстәде. Курслар тәмамланган көннәрдә укытучылар белән ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов очрашты.
Сез курслардан канәгатьме, бу эшне тагын да киңәйтү, камилләштерү өчен тагын нәрсәләр тәкъдим итәсез? Мондый курсларга тагын килер идегезме? Ректор үзенең кереш сүзен курс тыңлаучыларына әнә шундый мөрәҗәгать белән башлады. Шулай ук Р.Р. Җамалетдинов ТДГПУ алдында торган перспектив бурычларга тукталды һәм хәзерге көндә югары уку йорты үсешенең төп өстенлекле юнәлешләрен билгеләп үтте. Ягъни, университетны тоташ гуманитар-педагогик белем бирүнең төбәк системасында төп ресурс-координацион үзәк буларак раслау, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә университетның миллим-әгариф миссиясен гамәлгә ашыру, югары уку йортының дөньядагы фәнни, мәгариф һәм мәдәни киңлек белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштыруы турында сөйләде. Ректор әлеге өстенлекле юнәлешләр буенча алып барылачак фәнни, тәрбияви эшләргә дә тукталды.
“Ә курсларга килгәндә, без бу эшне алга таба да дәвам иттерәчәкбез, һәм төп бурычларыбызның берсе, ул – мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә эшләү, уртак проектларда катнашу”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.
ТДГПУда ике атна дәвамында белемнәрен күтәргән укытучылар әлеге курслардан канәгать калуларын белдерде. Чистай шәһәренең 1 нче санлы лицееннан география укытучысы Эльвира Хәбибуллина фикеренчә, укытучыларның белемен күтәрү курслары нәкъ менә мөгаллимнәр әзерләгән база уку йортларында оештырылырга тиеш. “Биредә без зур тәҗрибә туплаган галимнәрдән уку-укыту өлкәсендә бар яңалыкларны да үзләштерәбез. ТДГПУ җитәкчелеге шундый зур эшкә бик зур әзерлек белән алынган һәм мондый курсларны күптәннән әлеге югары уку йортында оештыру кирәк иде дип саныйбыз. Гомумән, курсларны алып барган галимнәрКурслар тәмам - укытучылар канәгать, оештыручылар, курс кураторларына без нык рәхмәтле”, - диде Э.Хәбибуллина.
Казан шәһәренең 84 нче мәктәбеннән география укытучысы Татьяна Степанова үзенең педагогик эшчәнлеге барышында, тиешле категориягә аттестация узар алдыннан, белемен күтәрү максатыннан 3 тапкыр курсларда булган. “ТДГПУда үткән курслар әзерлеге, эчтәлеге буенча югары дәрәҗәдә. Әмма алга таба гамәли дәресләргә күбрәк вакыт бирелсен иде”, - дигән теләкләрен дә җиткерде.
Курсларда белем эстәгән мөгаллимнәр шулай ук БДИна әзерлек буенча дәресләрнең дә ешрак уздыру зарурлыгын искәртте. Ректор Р.Р.Җамалетдинов ассызыклаганча, укытучыларның тәкъдимнәре бик урынлы һәм вакытлы. “Алгарыш заманында яшибез. Уку-укыту системасында кертелгән һәртөрле яңалык, заманча алымнар мәктәпләрдә дә чагылыш табарга тиеш. Педагогик югары уку йорты белән мәктәпләр арасында даими һәм киң масштаблы элемтәләр, бергәләшеп эшләү булганда, без бу максатларга ирешербез”, - диде үзенең йомгаклау сүзендә ТДГПУ ректоры, дип хәбәр итә ТДГПУ матбугат үзәге.
Чыганак: www.intertat.ru