Татар мәгарифе порталы
Бүген Казан ратушасында Казан мэрының исемле стипендияләрен алу өчен оештырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Студент һәм аспирант эшләре конкурсы муниципаль берәмлекләрнең актуаль проблемаларын хәл итү юнәлешендә фәнни тикшеренүләр һәм инновацион проектларны үстерүне стимуллаштыру максатыннан ел саен үткәрелә.
“Бу талантлы яшьләрне ачыкларга мөмкинлек бирүче бик мөһим чара, – дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Казан мэры Илсур Метшин. – Быел КДУ федераль университет статусын алды, бу безгә үсү өчен яңа этәргеч. Без университетның даны Татарстаннан еракка таралсын өчен көчебезне кызганмаячакбыз”.
Конкурс 1994 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп шартларыннан берсе – эшләрнең гамәли яктан әһәмияте, аларны алга таба Казан һәм тулаем алганда төбәк территориясендә гамәлгә ашыру мөмкинлеге. 1994 елдан бирле конкурста 995 кеше катнашты. Исемле стипендия алу өчен күрсәтелгән эшләр гамәли характерга ия.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин конкурста җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. Исемле стипендияләргә шәһәрнең балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 10 кеше лаек булды. Моннан тыш, стипендияләр 2008–2009 уку елы нәтиҗәләре буенча югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, шулай ук Казанның югары уку йортлары аспирантларына тапшырылды.
Стипендиянең күләме урта махсус уку йортлары студентлары, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар өчен – 10 мең, югары уку йортлары студентлары өчен – 20 мең һәм аспирантлар өчен 30 мең сум тәшкил итә. Быелгы конкурста башлангыч сайлап алу үткәргәннән соң, Казанның 17 югары уку йорты, 5 урта махсус уку йорты һәм бер фәнни–тикшеренү институты, 2 иҗтимагый оешмадан 129 студент һәм аспирант катнашты.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru