Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Ниһаять, яңа 2010 елга да аяк атлап кердек! Әле кайчан гына яңа гасырга аяк атлый идек, инде бу гасырның беренче дистәсе дә узып китте.
Шулай гасырлар артыннан гасырлар үтә торыр, кешелек дөньясы үзенең киләчәгенә ашкыныр. Бу елны да кешелек дөньясы яңа өметләр, яңа хыяллар, яңа планнар, яңа теләкләр белән каршы ала.
Белем.руның да яңа елга үз планнары, үз теләкләре бар. Быел belem.ru сайтыбызның (аны инде портал дип тә исемләргә мөмкин, чөнки әлеге проект кысаларында төрле юнәлешләрдә төрле сәхифәләребез эшләп килә) ныгуын, аудиториясе зураюын һәм киңәюен көтәбез.
Киләчәкне планлаштырыр алдыннан узган елга нәтиҗәләр ясау дөресрәк булыр һәм күпләр өчен бу кызыклы дип уйлыйм. Статистикага күз салыйк.
2009 елда Белем.ру сайтының үзенә генә дә 41 меңгә якын кеше кергән, ягъни көн саен 112 кеше кергән дигән сүз бу. Ел башында сайтыбызга кергән кулланучылар саны якынча 62 кеше булса, ел ахырында әлеге сан 165 кешегә җиткән. Ел дәвамында белем.ру материаллары белән 65 ил кешесе кызыксынган. Иң күп кулланучы 10 ил: Россия, АКШ, Казахстан, Төркия, Украина, Кытай, Германия, Үзбәкстан, Болгария, Норвегия. Россиядә Белем.руны иң күп кулланучы 10 шәһәр (154 шәһәр арасыннан): Казан, Мәскәү, Яр Чаллы, Уфа, Түбән Кама, Санкт-Петербург, Самара, Пермь, Төмән, Екатеринбург.
2009 ел дәвамында Белем.ру татар телендәге 61 ресурска баеган, аның каталогына 128 сайт урнаштырылган. Барлыгы меңнән артык яңалык дөнья күргән: 440 дөньякүләм яңалык, 674 Татарстан Республикасы яңалыгы кулланучыларыбызга барып ирешелгән.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең әлеге проекты киләчәктә дә сезнең өчен эшләргә әзер. Проектларыбыз сезгә файда китерсен, әлеге проектларның ныгуында сез дә зур өлеш кертә аласыз. Бу, иң беренче чиратта - аның ресурслары, каталогында сайтлар исемлеге, яңалыклар һәм ресурслар турында сез калдырган фикерләр һ.б. Белем.ру проектлары кысаларында аралашыгыз, киңәшләшегез, ярдәмләшеп дустанә яшәгез. Кулланучыларыбыз бәхете - безнең өчен дә зур бәхет!
2010 елда сезнең барчагызга да бәхетләр, сәламәтлек, уңышлар, байлык телибез. Тормышыбыз имин, күкләребез аяз булсын. Бездә алынган мәгълүмат сезнең белемнәрне тагын да баетсын, игелекле эшләр башкарырга гына насыйп итсен.
Уңышлы 2010 елга безнең белән бергә аяк басыгыз, илләр арасында чикләр, милләтләр арасында салкыннар бетсен. Дөньяда яшәүче татарларны берләштерергә, дуслаштырырга без бик шат.
Уңышлы еллар, дуслар!