Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” (ЦИТ РТ) дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров үз ведомствосының 2008-2009 елларда башкарган эше нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә департаменты директоры Константин Носков һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә Казанда ИТ-паркының 2009 елның көзендә кулланышка кертелгән яңа бинасында узды.
Николай Никифоров республикада берничә мәгълүмати системаларны төзү һәм кулланышка кертү, дәүләт хакимияте органнарында булган “Электрон документооборот” ведомствоара бердәм системасы, шулай ук электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүгә күчү турында җентекләп сөйләде.
“Татарстан Республикасында “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү һәм куллану” өч еллык республика максатчан программасы 2008 елның 17 нче июлендә кабул ителде. Программаны тормышка ашыруның беренчел планы 2008-2010 елларга туры килгән 300, 325 һәм 350 млн. сум күләмендә финанслауны күздә тотты. Татарстан бюджетының чыгымнарын кыскарту сәбәпле, программаны финанслау күләме кимеде һәм елына 200 млн. сум тәшкил итә, дип хәбәр итте Николай Никифоров.
Моңа карамастан, кулланышка берничә мәгълүмати система кертелде, һәм алар үстерелеп киләләр.
Шулай итеп, аерым алганда, гражданлык актларын теркәүнең автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (АИС ЗАГС) ЗАГСның бөтен идарәләрендә һәм бүлекләрендә кулланышка кертелде. Система ФСТЭК (Техник һәм экспорт контроль буенча федераль хезмәт) тарафыннан куркынычсызлык таләпләре буенча сертификатлаштырылган. Николай Никифоров шуны әйтеп узды: ул Россиядә гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртү системаларының беренчеләреннән булды, бу куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итүне таләп итә. 2010 елда АИС ЗАГС бурычлары арасында АИС ЗАГСка бөтен авылларны кушу буенча эшне тәмамлау тора. Бүгенге көндә 881 җирле үзидарә органыннан 750 се тоташтырылган, калганнары – 2010 елның гыйнварыннан да соңга калмыйча тоташтырылырга тиеш.
Алга таба Татарстан Республикасының барлык актлар язмаларының on-line архивын төзү, Татарстан Республикасы Саләмәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстанстат (Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы) белән электрон рәвештә ведомствоара хезмәттәшлек итүне оештыру, АИС ЗАГСның алга таба үстерелүе күздә тотыла.
Чыганак: http://prav.tatar.ru/tat/