Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Былтыр Татарстанда «Компьютер ликбезы» исемле республикакүләм хәйрия акциясе старт алды. “Белем” укучыларына бу мәгълүмат таныш. 2015 елда барлык дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерергә планлаштырыла. Бу уңайдан, Халыкара картлар көнен уздыру кысаларында «Компьютер ликбезы» хәйрия акциясе оештырылды. Максат бер – өлкән буын кешеләрендә компьютерда эшләү күнекмәләрен булдыру.
Ике ел эчендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсион фонд җирле бүлекләре базасында (Казан, Яр Чаллы һәм 14 муниципаль район) 3 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше белем күтәрү уза.
Бүген әлеге акциягә гомуми белем бирү, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары да кушылды. Нәтиҗәдә, аларда тагын 4 меңнән артык кеше компьютер нигезләренә өйрәнә башлады.
Район мәгариф идарәләренең мәгълүмати-методик үзәкләре акциядән читтә калмый. Билгеле булганча, әлеге үзәкләрдә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары, программа тәэмин ителеше һәм, иң мөһиме, укыту тәҗрибәсе бар.
Акциядә аеруча Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Түбән Кама, Чүпрәле, Алабуга, Минзәлә, Кайбыч, Кама Тамага, Лениногорск, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре актив катнаша.
Азнакайда мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре тарафыннан “Өлкәннәр өчен компьютер” исемле программа булдырылган. Әлмәттә акция гомуми белем бирү мәгариф оешмалары компьютер сыйныфлары базасында уза. Биредә 72 сәгатьлек “Өченче буын университеты тыңлаучылары өчен компьютер нигезләре” программасы нигезендә белем алучы 65 группа төзелгән. Мөгаллимнәр ролен 9-11 нче сыйныф укучылары үти.
Балтач районында өлкәннәр белән эшләүнең тагын да кызыклырак вариантын уйлап тапканнар. Балтач укучылары компьютер нигезләренә, Интернет челтәрендә эшләү кагыйдәләренә, электрон почта белән файдаланырга үз әби-бабайларын өйрәтә. Кайберәүләр Интернет аша сыйныфташларын, хезмәттәшләрен, чит илдә яшәүче туганнарын табып, алар белән элемтәгә кергән.
Мондый үрнәк мисалларны алда санап узган һәр район турында китерергә мөмкин.
Мәгълүмат өчен, курсларны 55-75 яшьлек өлкәннәр үтә ала. Районнардан калышмый, компьютер гыйлемлелеген күтәрү курсларын Мәгарифне үстерү Институты да үткәрергә планлаштыра. Укулар министрлыкның элеккеге хезмәткәрләренә атап оештырылачак.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Квалификация күтәрү программасы.doc | 102 KB |