Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы елның 15 нче мартында республикабызда “Татарстан Республикасының Ел балалар бакчасы – 2010” республикакүләм смотр-бәйгесе старт ала. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Максатлар: мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының тәрбияви-белем бирү процессы нәтиҗәлелеген арттыру, мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагогларын һөнәри һәм шәхси үстерү, иҗади якын килеп эшләүче педагогик коллективларгә ярдәм итү һәм бүләкләү, бакчаларның метариаль-техник, укыту-методик базасы үсешенә этәргеч ясау, югары нәтиҗәләргә ирешү тәҗрибәсе белән уртаклашу системасын булдыру.
Ярыш берничә номинациядә барачак:
- “Татарстан Республикасының Ел балалар бакчасы -2010” (I урын, абсолют җиңүче).
- “Елның шәһәр балалар бакчасы - 2010” (II, III урыннар).
- “Елның авыл балалар бакчасы - 2010” (II, III урыннар).
Калган номинацияләр турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда тәкъдим ителә.
Бәйге ике этапта узачак. Беренчесе, 15 нче март – 10 нчы апрель (район, шәһәр этабы) көннәрендә оештырылачак. Киләсе республика масштабында узачак тур 12 нче апрельдә старт алып, 15 нче майда төгәлләнәчәк. Соңгысына район (шәһәр) этапларында призлы урыннар яулаган мәгариф оешмалары чакырылачак. Казаннан 7 вәкил, Яр Чаллы шәһәреннән - 2, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай муниципаль районнарыннан – 2 (шәһәр һәм авыл), республикабызның барлык калган районнарыннан берәшәр мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмасы катнашачак.
Бәйгедә катнашу кагыйдәләре, таләпләре, график белән беркетелгән файлда урнаштырылган “Нигезләмә”дә танышып була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Нигезләмә.doc | 54.5 KB |