Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы исемдәге кичә 18 февраль көнне ТДГПУның актлар залында узды. Әйе, ул шәхес һаман истә, һаман безнең арабызда, аның җырларын без юлга чыккан саен көйлибез. «Юллар, юллар, озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын», дигән юллар безне фаҗигаләрдән саклый сыман.
«2010 ел Укытучы елы дип игълан ителү безнең бурычларыбызны тагын да арттырды. Уку йортыбызда укыган бөек шәхесләребезне барлау, аларны искә алу – иң җаваплы эшләрнең берсе. Ә инде фани дөньяда нибары 29 ел яшәгән, ләкин шундый бай иҗат мирасы калдырган татар халкының күпкырлы талант иясен безнең студентлар белергә тиеш», – дип дип башлап җибәрде ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, композитор Ләбиб Айтуганов истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичәне.
Ләбиб Кәрам улы Айтуганов 1935 елның 24 октябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында бишенче бала булып туа. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле бала була, 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана – шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3 курста укыганда ук Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та тик ятмый – авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри.
Ләбиб Айтуганов – бүгенге заман кешесенә үрнәк булырлык шәхес. Ул беркайчан да эшсез ятмый, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.
Кичә барышында чыгыш ясаган һәр кеше аның кыска гына вакыт эчендә татар мәдәниятенә, әдәбиятка зур өлеш керткәнлеген ассызыклады. Апасы Әрибә, тормыш иптәше Луиза ханым истәлекләрен тыңлаганда, күздән яшьләр килде. Алар аны шундый сагынып, яратып искә алдылар. Бергә укыган шәрифтәше университетыбызның физика факультеты деканы Васил Гайфуллин: «Ләбибне мин әле бүген дә юксынам. Кайвакыт миңа аның файдалы киңәшләре, юату сүзләре җитми», – диде. Хезмәттәше Мәсхүт Имашев, дусты шагыйрь Әхмәт Рәшит аның турында бик матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Ерак араларны якын итеп килгән Девятерня мәктәбе директоры Шәйхетдинов Илдус Нургаян улы да бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерде, Ләбиб Айтугановның туган ягына кунакка чакырды. Шундый матур эчтәлекле бәйрәм Ләбиб аганың җырлары, биюләр белән үрелеп барды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары тарафыннан «Мин ышанам сиңа» исемле спектакленнән өзек күрсәтелде. Татар филологиясе һәм сәнгать белеме факультеты студентлары әзерләгән концерт номерлары кичәне тагын да җанландырып җибәрде.
Ләбиб Айтуганов җырлары, моңы белән һаман безнең белән, һаман истә... ТДГПУның татар филологиясе факультеты оештырган әлеге кичәдә әдип, композитор Ләбиб Айтугановның гомер юлдашы Луиза Кашапова, Л.Айтугановның кызы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, әдипнең апасының кызы, Татарстан Президенты Матбугат үзәге референты Нурсөя Шәйдуллина катнашты. Кичәнең сценарий авторы һәм куючы-режиссерлар Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров, ТДГПУның өлкән мөгаллимнәре, филология фәннәре кандидатлары Ләйсән Шаяхмәтова һәм Фәнүзә Хәсәнова.
Чыганак: www.tggpu.ru