Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучыларыбызның сораулары буенча Белем.ру порталына ресурсларны хәзер сайт аша гына тапшыру мөмкинлеге булдырылды: сезгә "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең заказлар кабул итү бүлмәсенә керергә генә кирәк.
Моның бер авырлыгы да юк. Иң алдан "Заказ тибы" юлында "порталга ресурс урнаштыру" пунктын сайлап алыгыз. "Заказ тексты" кырында ресурс турында кыскача аннотация, үзегезнең регалийларны, безгә әйтер фикерләрегезне яза аласыз. Әлеге кыр астында файл беркетү юлы урнашкан. Безгә җибәрергә теләгән файллар саны берничә булса, аларны алдан архивка урнаштырырга (zip яисә rar) тәкъдим итәбез.
Шулай ук йолдызчыклар белән тамгаланган кырларны аермачык тутырырга кирәген әйтеп үтик. Белем.руга теркәлеп кергән кулланучыларның электрон почта адреслары шул исемдәге кырда автомат рәвештә күрсәтелер.
Ресурсларны урнаштыру өчен, акча түләү кирәкми. Укытучыларның Белем.ру порталында урнаштырылган әлеге ресурслары аларның фәнни хезмәтләре буларак санала һәм аттестация үткәндә исәпкә алына.
Сездән алынган ресурслар урнаштырылыр алдыннан форматлау процессын уза, мөмкин булган хаталары төзәтелә. Ресурсның эчтәлеге өчен исә бары тик аның авторы гына җаваплы.
Заказлар кабул итү бүлмәсендә сез "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ярдәменнән дә файдалана аласыз. Әлеге хезмәтләр түләүле, әмма үзара килешү буенча һәм эшнең эчтәлегенә карап, бәяләр үзгәртелергә мөмкин. Шул ук вакытта, күп кенә башка оешмалар тәкъдим итә торган бәяләр белән чагыштырганда, без тәкъдим итә торган бәяләрнең укытучылар һәм мәгариф өлкәсе белгечләре өчен күпкә очсыз булуын, мәктәпләр өчен аерым бәяләр тәкъдим ителүен күрерсез.
"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарып чыккан эшләр белән сез "Белем.ру" проектлары битендә таныша аласыз.