Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тиз үзгәрүчән заманда ихтыяҗ булган белгечлек буенча белем алырга, 3-4 ел саен белем эстәп торырга һәм, мәктәптән башлап картлык буенча пенсия чыкканчыга кадәр, карьера төзергә кирәк. Шуны күздә тотып, Татарстанда инде менә 10 нчы тапкыр махсуслаштырылган “Мәгариф. Карьера-2010” дип аталган күргәзмә оештырыла, чөнки яшьләребезгә һәм уку йортлары, предприятие җитәкчеләренә болар ярдәм итә.
Бүген Казан ярминкәсендә әлеге күргәзмәнең рәсми ачылышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин әнә шундый фикер белдерде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Данил Мостафин да шуны куәтләп, егетләр һәм кызлар мондый күргәзмәгә ел саен күпләп килә, бу юлы да Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан... - барлыгы 20 шәһәреннән 150дән күбрәк уку йорты һәм кимендә 30 мең кеше катнаша, дип, күргәзмәнең үзенчәлегенә игътибарны юнәлтте: БДИ һәм БРИ формасында укучылар һәм укытучылар имтихан биреп карый ала, бердәм дәүләт имтиханнары бланкларын тутыру буенча практикум, консультантлар белән аралашу мөмкинлеге була.
Гомумән, илдә Укытучы елы кысаларында быел уздырыла торган “Мәгариф. Карьера-2010” күргәзмәсе бик күләмле булганлыктан, экспозицияләр тематик бүлекләргә аерып тупланган: “Фәнни-мәгърифәти гуманитар-педагогик кластер”, “Транспорт һәм юл хуҗалыгы”, “Төзелеш, архитектура һәм нефть эшкәртү”, “Авиатөзелеш”, “Машина төзелеше”, “Нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү”, “Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе” һ.б.
“Татарстан илдә генә түгел, бөтен планетада алда бару курсы алган, күтәрелеш, чыннан да, сизелеп тора. Регионнарда күп булырга туры килә, әмма мәгариф буенча мондый зур күләмле күргәзмә беркайда да юк. Татарстан мәгарифкә, инновацион өлкәгә юнәлтелгән белем бирүгә аеруча зур игътибар бирә, димәк, биредә өзлексез белем алуның әһәмиятен аңлап эш итәләр”, - дип билгеләп үтте республикага эшлекле сәфәр белән килгән РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Гаджимет Сафаралиев һәм, заман белән атлыйсыз, рәхмәт, дип, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге генераль директоры Иван Семеновка Дәүләт Думасы символы төшерелгән сәгать бүләк итте, күргәзмәнең нәтиҗәле эшләвен теләде.
8 апрельгә кадәр барачак “Мәгариф. Карьера-2010” күргәзмәсе кысаларында төрле эшлекле чаралар каралган. Аерым алганда, бүген анда Казанның Идел буе яшүсмерләренә тантаналы шартларда беренче тапкыр төп документ – паспортлар тапшырылды; башлангыч һөнәри белем бирү һәм урта махсус уку йортлары Директорлар советларының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге вәкилләре катнашында уртак утырышы, мәгарифкә кагылышлы темаларга “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, уку йортларын тәкъдим итү чаралары булачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru