Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2010 елда Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасы раслангач, федераль бюджеттан аны гамәлгә ашыру өчен акча күчә башлаячак. Бу хакта бүген Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко журналистларга биргән интервьюсында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биргәндә белдерде.
Узган атнада Новосибирскида узган югары һөнәри белем бирүне модернизацияләүгә багышланган киңәшмәдә РФ Премьер-министры Владимир Путин РФ Хөкүмәте һәр вузга минимум 400 млн. сум бүлеп бирергә әзер дип белдерде.
“Беренчедән, һәр вузга минимум 400 млн. сум бүлеп биреләчәк, һәм 3 ел дәвамында тагын шулкадәр ук, диде Владимир Владимирович. Университетны үстерү программасы раслангач та, акча күчәчәк, - дип белдерде А.Фурсенко. – Бу акчалар тикмәгә генә түгел, ә төгәл мәсьәләләрне хәл итү өчен бирелә. Владимир Владимирович әйткән акча инфрастурктура өчен бирелә, бу минем карашка, әле бу башы гына. Якындагы 3 елда вузларда фәнни тикшеренүләр алып бару өчен 90 млрд. сум бүленгән”. Федераль министр сүзләренчә, бу акчалрның күбесе грант буларак, конкурс нигезендә килешүләр буенча биреләчәк. “Казан федераль университетының бурычы – бу конкурсларда җиңүгә ирешү, иң яхшысы булып танылу, университет алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен ресурслар җәлеп итү”, - дип ассызыклады ул.
“Казан университеты барлык конкурсларда да катнашсын, бернинди тыюлар да юк. Яңа статус һәм башка университетлар белән берләшү (ТДГПУ һәм КДФИИ) нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә мөмкинлекләр ресурслар җәлеп итәргә булышачак, ә иң мөһиме – бу ресурслар ярдәмендә бөтен Россия өчен әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү. Федераль университет – гомумроссия мәсьәләләрен хәл итүне аңлата”, - дип ассызыклады Россия мәгариф һәм фән министры.
Чыганак: tat.tatar-inform.ru