Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкортстанда “Ел укытучысы-2010” республика бәйгесенә йомгаклар ясалды. Анда татар мөгаллимнәре дә сынатмады.
“Ел укытучысы-2010” республика бәйгесенә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтте. Тантаналы кичәне Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ачты һәм бүләкләрне тапшырды.
Татар укытучылары арасындагы бәйгедә быел 31 мөгаллим катнашты. Финалга чыгучылар – Уфадагы 65нче татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова, Нефтекама шәһәренең 11нче урта мәктәбеннән Рәзинә Әхмәтова, Бишбүләк районы үзәгенең 2нче урта мәктәбеннән Айгөл Ахунова, Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясеннән Нәсимә Мөкыймова һәм Уфа шәһәренең 84нче санлы татар гимназиясеннән Гөлүзә Гәрәева булды.
Киеренке бәйгедә республиканың иң яхшы татар укытучысы дип бу юлы Уфаның 65нче татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова танылды. Шушы җиңүе аңа “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне китерә. Башкортстанда бу шулай кабул ителгән – “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүчеләр шушы исемгә лаек була.
Башка кайбер татар укытучылары да әлеге тантана барышында төрле бүләкләр алды. Мисал өчен, Уфа шәһәренең 104нче урта мәктәбе укытучысы Венера Садыйкова Сухомлинский медале белән бүләкләнде. “Халык традицияләрен саклау һәм милли мәдәниятне үстерү” номинациясендә Шаран районы Дмитриево-Поляна авылы мәктәбе мөгаллиме Гөләйфә Заһидуллина, “Педагогик фән биеклекләренә омтылу” номинациясендә Авыргазы районы Кәбәч урта мәктәбе укытучысы Раушания Атангулова, “Заман укытучысының уңай образын булдыруга керткән өлеш өчен” номинациясендә Бакалы районы үзәгенең 1нче урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Газизова, “Яшьлек һәм педагогик перспектива” номинациясендә Краснокама районы Яңа Актанышбаш урта мәктәбеннән Лилия Сираева кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Тагын да 11 татар укытучысы башка номинацияләрдә алдынгы дип бәяләнде һәм аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Кызыл таң” татар газетасы коллективы да 3 татар укытучысына үз бүләкләрен әзерләгән иде.