Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльметдиновның “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын эшләүнең барышы һәм аларны Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләренә кертү перспективасы турында” мәгълүматын тыңладылар. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды.
Министр вазыйфаларын башкаручы хәбәр иткәнчә, башлангыч мәктәп өчен яңа расланган белем бирү стандартлары, 2009 елның 22 декабрендә РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан расланып, хәзер федераль закон рәвешен алган. Алар бөтен Россия буенча 2011 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Ә Татарстанда эксперимент шартларында бу елның 1 сентябреннән республиканың 158 мәктәбендә кертеләчәк.
Гомумән алганда, урта мәктәп өчен 3 стандарт (башлангыч, төп һәм урта сыйныфлар өчен) булачак. “Алар, ким дигәндә, ун ел буе гамәлдә булачак. Яңа стандартлар гыйлем алуга гына түгел, аларны файдаланырга өйрәтүгә дә юнәлтелгән”, - диде А.Гыйльметдинов. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагогларны әзерләү белән мәшгуль.
Министр вазыйфаларын башкаручы сүзләренчә, иске стандарттагы милли-төбәк компоненты яңа стандартта база өлешенә кертелгән. “Мин яңа стандартта республиканың мәнфәгатьләре чагылыш табуын ачыктан-ачык белдерәм. Моңарчы татар теле һәм әдәбиятын укытыр өчен, мондый мөмкинлекләр юк иде”, - диде ул, моннан тыш, стандартта төбәкнең милли үзенчәлекләре дә исәпкә алуын искәртеп. А.Гыйльметдинов рус телен өйрәнүгә дә, татар телен өйрәнүгә дә бер төрле үк таләпләр куелуын билгеләп үтте.
Альберт Гыйльметдинов башлангыч мәктәп өчен өч вариантта стандартлар эшләнүен, Татарстан өчен кулай булган өченче вариантта туган тел һәм укуга да, рус теле һәм әдәби укуга да 1-4 сыйныфларда бер атнага 21 сәгать каралуын билгеләп үтте. Ул шулай ук стандарт составына кертелгән рухи-әхлакый үсеш концепциясе белән дә таныштырып узды. Һәм Татарстан өчен дөньякүләм диннәр мәдәниятлары нигезләре яки дөньяви этика нигезләре өйрәтүнең кулайрак булачагын хәбәр итте.
Депутат Туфан Миңнуллин министрлык җитәкчесеннән яңа стандартларны кертү шартларында “милли мәктәп” дигән төшенчәнең язмышы белән кызыксынды. А.Гыйльметдинов аңлатып үткәнчә, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк. “Безнең татар мәктәпләре РФ Конституциясе нигезендә 9 нчы сыйныфка кадәр якланган”, - диде ул. Разил Вәлиев, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп, милли мәгарифне 11 сыйныфка кадәр дәвам итәр өчен, РФ Дәүләт Думасы депутатларының “Мәгариф турында” федераль законның 6 статьясына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыгуын хәбәр итте.
Утырышта шулай ук балалар бакчаларында ике дәүләт камил телен дә белгән затлар тәрбияләү эшен оештыру, татар телен өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү һәм кызыксыну тудыру, телләр өйрәнүдә мультфильмнар куллану турында фикер алыштылар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru