Татар мәгарифе порталы
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты халкыбызның теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы һәм сыйфатлы заманча белем алырга омтылучы 10-11 сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын 18 апрельдә иртәнге сәгать унбердә Ачык ишекләр көненә чакыра. Очрашуда факультетның эшчәнлеге һәм студентлар тормышы белән танышып, кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек булачак.
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты - татар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте, мәдәниятара багланышлар һәм татар халкының милли мирасы өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы төп фәнни-укыту үзәкләренең берсе. Факультетның берничә дистә еллык эшләү дәверендә аны меңләгән белгеч тәмамлап чыгып, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәгариф, фән, мәдәният һәм сәнгать, журналистика һәм башка өлкәләрдә уңышлы эшләп киләләр. Факультетта белем алып чыккан күп кенә кешеләр, республикабызның ике дәүләт телендә камил дәрәҗәдә сөйләшә алган белгечләр буларак, дәүләт идарәсе органнарында да хезмәт итә.
Татар филологиясе һәм тарихы факультетында студентлар "Филология" төп белгечлеге буенча белем алып, төрле перспективалы өстәмә белгечлекләрне дә үзләштерә, алар арасында: инглиз, немец һәм гарәп телләре, тәрҗемәчелек гыйлеме, әдәби тәнкыйть һәм мөхәррирлек, татарчылык гыйлеме, филологиядә яңа информацион технологияләр, чит тел буларак татар теле һ.б. Дәресләрне югары квалификацияле укытучылар, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүче фән докторлары һәм кандидатлары алып бара, дип хәбәр итә университетның рәсми сайты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru