Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында 38 кешедән торган төркемгә Халыкара үрнәктәге сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Аларның 23 е инглиз теле буенча тестны уңышлы тапшырды, 10 сы – япон телен белүләрен раслаучы сертификат, 5 се чит тел буларак рус телен укыту методикасы буенча сертификат алды.
Сертификатлар тапшыру тантанасында ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов катнашты. Ул Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья универсиадасы алдыннан Халыкара үрнәктәге сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Рәдиф Җамалетдинов фикеренчә, вуз базасында Бөтендөнья студентлар уеннарында хезмәт күрсәтәчәк төрле профиль белгечләре, шулай ук тәрҗемәчеләр тестлаштыру уза ала.
Бүген Татарстанның Икътисад, Юстиция министрлыклары, шулай ук ТДГПУның Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәгенең 23 хезмәткәре һәм вуз укытучылары, имтиханны уңышлы тапшырып, Кембридж университетының Халыкара үрнәктәге сертификатларын алды. Инглиз теле буенча тест үткәрү узган елның 20 мартында имзаланган Кембридж университеты (Бөекбритания), Чит телләр институты (Мәскәү) һәм ТДГПУ арасында хезмәттәшлек турындагы меморандум, шулай ук хезмәттәшлек турында килешү төзү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
ТДГПУ каршындагы Кембридж университетының имтихан алу үзәге башлыгы Марина Солнышкина билгеләп үткәнчә, сертификатларны дөньяның күп кенә әйдәп баручы вузларында, шулай ук “Sony” һәм башка эре корпорацияләрдә таныйлар. Аның 6 төрле дәрәҗәсе бар. Шунысы игътибарга лаек, Кембридж-Эсол имтиханнарының нәтиҗәләре дөньяның күп кенә дәүләт һәм шәхси белем бирү учреждениеләре тарафыннан инглиз телен белүнең объектив дәлиле сыйфатында таләп ителә. Имтиханнар студентларга киләчәк карьераларында да ярдәм итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru, http://tggpu.ru