Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә “Фронттан хатлар. 1941-1945 еллар” исемле документлар җыентыгы тәкъдир ителде. Анда Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимов, Татарстан тарихи-сәяси документларның Үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары Любовь Хуҗиева, “Гасырлар авазы-Эхо веков” журналы баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов, җыентыкны төзүгә үз өлешен керткән кешеләр катнашты.
Данил Ибраһимов әйтүенә караганда, җыентыкка Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның туганнарына, якыннарына фронттан язган 200гә якын хат кергән. Бу хатлар Татарстан Республикасы тарихи-сәяси документларның Үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Милли архивы, Аксубай, Югары Ослан, Сарман муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләре, Казан Башкарма хакимиятенең мунициаль архив Идарәсе, Әгерҗе районы Табарли авылы музее, Аксубай районының М.Габдрахманов исемендәге Яңа Ибрай туган якны өйрәнү музеенда, гаилә архивларында саклана.
“Без бу җыентыкны сугыш кырында ятып калган, фронттан кайтып, бүгенге көнне күрә алмаган батыр сугышчылар, ветераннар истәлегенә багышлыйбыз. Бүгенге көндә Татарстан тарихи-сәяси документларның Үзәк дәүләт архивында 2 меңнән артык хат саклана. Алар рус һәм татар телендә язылган. 570 хат 1995 елга кадәр гаилә архивларында сакланган була. Аннан соң алар архив фондларына тапшырыла. Татар өлкә комитеты, Казан шәһәр комитеты, партия һәм комсомол район комитетларында сугышчыларның партия һәм комсомол органнарына юллаган хатлары саклана. Республикабызның Милли архивында да фронттан җибәрелгән 1170 хат тупланган. Якын киләчәктә без республика Хөкүмәтенә Республика фронт хатлары китабын чыгаруны сорап мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына без шул ниятне тормышка ашырырбыз дип өметләнәм”, - диде Данил Ибраһимов.
Җыентык ике бүлектән тора. Беренче бүлектә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән рядовой сугышчыларның шәхси хатлары урын алган. Хатлар арасында Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Михаил Бубеннов, Ибраһим Гази, Геннадий Паушкин, Афзал Шамов, Гали Хуҗи, Атилла Расих һәм башка күренекле шагыйрьләрнең һәм язучыларның хатлары да бар. Хатларда сугышчыларның якыннарына, туганнарына, Ватанына тирән мәхәббәте ачыла. Сугыш шартларында да безне яклаучылар үз хатыны, балалары, туганнары өчен кайгырып, борчылып яши. Мәсәлән, Ибраһим Газиның хатынына һәм улына язган хатыннан өзек: “Минем җан азыкларым! Саулык һәм тыныч тормыш телим сезгә! Мин тагын сездән читтә, еракта – вакытлымы, бөтенләйгәме – билгесез... Баланы аеруча газаплы сагыну белән сагынам. Үлеп китәр шикелле. Зинһар, саклый күр. Тормышка мин аның аркылы бәйләнгән. Ул үлсә, тормыш бәйләвечләре өзелер шикелле...”, - диелә әлеге хатта.
Китапның икенче бүлегендә сугышчыларның, командирларның партия, комсомол һәм дәүләт органнарына язган хатлары китерелгән. Анда фронтовиклар якыннарының матди хәлен, тормыш шартларын яхшыртуны, туганнарын табарга ярдәм итүне, балаларны махсус учреждениеләргә урнаштыруны яки аларга укырга керергә ярдәм итүне сорап язалар. Сәяси хезмәткәрләр татар телендә әдәбият һәм газета басмаларын, ноталарны һәм гармун җибәрүләрен сорыйлар.
Җыентык 500 данә белән чыкты. Китапны төзүчеләр фикеренчә, бу җыентыкны яшь буын вәкилләре дә укырга тиеш. Хатлар җанлы тел белән язылган, шуңа күрә балаларга да аңлаешлы. Китап балаларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнаячак. Очрашуда җыентыкны Интернетка чыгару тәкъдиме дә яңгырады.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru