Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Дәүләт башлангыч һөнәри белем бирү системасының 70 еллыгы – бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга. Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узган юбилейга багышланган чарада әнә шулай дип белдерде.
Тантанада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Дәүләт Советы һәм республика Президенты Аппараты вәкилләре, һөнәри белем бирү системасы ветераннары, училище һәм лицей директорлары катнашты.
Искәртеп узабыз, һөнәри белем бирү системасының 70 еллыгы рәсми рәвештә 2 октябрьдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне СССР Югары Советы Президиумының “Дәүләт хезмәт резервлары турында”гы Указы чыга.
Юбилей уңаеннан Татарстанда Лицейда укучылар балы, төрле конкурслар узды. Ә кичә “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында хезмәт ветераннары һәм әлеге өлкәдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләр өчен тантаналы төшке аш әзерләнгән иде, ул мәдәни программа белән үрелеп барды.
Айрат Шәфигуллин котлау чыгышында билгеләп үткәнчә, һөнәри белем бирү системасы – эшче кадрлар әзерләү урыны ул. “Бу залда илебезнең киләчәге, “алтын куллар” әзерләүче кешеләр җыелган, - диде министр. – Әгәр кеше үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелсә, кәсеп сәнгатькә әверелә. Безнең тармакта нәкъ менә шундый кешеләр эшли дә инде”. Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры билгеләп үткәнчә, Россиядә һөнәри белем бирү системасындагы проблемалар ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителә.
Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән залга җыелучыларны Зилә Вәлиева котлады. “Дәүләт һөнәри белем бирү системасының 70 еллыгы – бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга, - дип ассызыклады министр. – Һөнәри белем бирү мәктәбе республика икътисады белән аерылгысыз төстә бәйләнгән. Әгәр Татарстан хәзерге вакытта бөтен ил күләмендә әйдәп баручы позицияне били икән, биредә, һичшиксез, һөнәри белем бирү өлкәсенең дә өлеше бар”. Зилә Вәлиеваның сүзләренә караганда, инновацион икътисад төзегәндә, бөтен Россиядә баручы модернизация процессларында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре хәлиткеч роль уйнарга тиеш.
Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, Татарстанда төрле тармаклар өчен кадрлар әзерләүче 136 дәүләт башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе исәпләнә. Ел саен аларда 60 меңгә якын кеше белем ала.
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Татарстанның башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре югары технологияле производстволар өчен эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләүдә федераль инновацион белем бирү программалары конкурсында катнашты. 2007-2009 елларда әлеге конкурста республиканың 23 учреждениесенең 26 инновацион программасы җиңеп чыкты.
Тантаналы чыгышлардан соң Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү тармагының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Аерым алганда, Казанның 26 нчы һөнәри училищесы укытучысы Иван Моисеев “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде, 14 нче һөнәри лицей мөгаллиме Владимир Ананьев “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
“Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы сәхнәсендә шулай ук хезмәт династияләре һәм хезмәт ветераннарын да хөрмәтләделәр. Аларның иң күренеклесе – Казан политехника көллияте мастеры Анатолий Мех, аның һөнәри белем бирү системасындагы гомуми стажы 40 елга якын тәшкил итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
-
- Караулар саны: 2325
Бастыру