Татар мәгарифе порталы
Сез монда
10 ноябрьдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Замандаш» клубының «Мин тормышны яратам» исемле чираттагы утырышы узачак.
«Замандаш» клубы Милли музейда 2004 елдан эшләп килә. Монда XX-XXI гасыр вакыйгаларының шаһиты булган шәхесләр замандашлары белән күрешеп төрле очрашулар үткәрелә.
Чираттагы утырыш Татарстанның халык язучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм М.Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышлана.
Фәнис Гатауллович Яруллин – сикәлтәле тормыш юлын үткән гаҗәеп язмышлы кеше. Еш кына аны «Корыч ничек чыныкты» исемле популяр роман язучысы Николай Островский белән чагыштыралар. Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн булып имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, КДУның тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басыла. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар да ярдәм итә.
Язучы, һәрдаим үз өстендә эшләп, гап-гади авыл малаеннан үзенең сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхескә әйләнә. 1964 елда дөнья күргән беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы моңа дәлил булып тора.
Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты – музей күргәзмәләренең һәм экспозицияләренең төп күрсәтү объекты. Быел август аенда да Баулы районының Кызылъяр авылында Ф. Яруллин исемендәге «Преодоление» гуманитар үзәк-музей ачылды. Әлеге музей язучының катнашы белән булдырыла. Утырышта Фәнис Яруллин, аның каләмдәшләре, якыннары һәм иҗатташ дуслары катнаша. Клубның кунаклары – филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты С.Г.Хәкимова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбәкеров, язучының якташлары – Баулы муниципаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Хәмидуллин һәм Ф.Г. Яруллин исемендәге «Преодоление» гуманитар үзәк-музей мөдире урынбасары М.А.Гыйләҗева; ТР Язучылар берлеге рәисе И.М.Ибраһимов; ТР Рәссамнар берлеге рәисе З.Ф.Гыймаев һәм башкалар.
Кичәдә «Дулкыннар – 2009» республика конкурсында җиңүче, 103-нче рус-татар мәктәбе һәм Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясе укучылары башкаруында Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Шулай ук клуб кунакларын язучының иҗатына багышланган Милли музей фондларыннан махсус күргәзмә белән танышу көтә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru