Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
» Укытучы проектларының федераль бәйгесе
root
25 Ноябрь, 2010 - 07:28
Укытучы проектларының федераль бәйгесе
Фикерләр
Кунак
25 Ноябрь, 2010 - 23:01
Permalink
Көннәр якты булсын өчен, Әнием, бары тик син кирәк...
Әни... Тормышыбызда иң мөһим урында торучы, туры юлдан тайпылдырмаучы, тормыш җил- давылларныннан яклап килүче иң газиз кешегә ник өч кенә хәреф белән эндәшәләр икән? Аһәңле, яңгырашлы булып, кыскалыгына карамыйча үз эченә алган эчтәлеге күңелләрдә бу сүзне озын-озын сүзләргә, җөмләләргә, шигырь һәм поэмаларга туплатып, тамчы сулышың белән дә шушы газиз кешегә бурычлы булуыңны тагын бер кат искәртә түгелме соң? Кыскалыкта осталык түел , ә кыскалыкта мәгънәлек, мөһимлек булып чыга инде.
Нинди генә авырлыкка калып, караңгы тормыш урманына кереп адашып, яшьлек хатасы белән шушуы урманда бер арба утын ярып куйсың да, иң газиз кеше- әниең һәрвакытта да аңлаячак. Синең яклы булып, туры юл күрсәтеп, шушы утыннарны үз җилкәсендә күтәреп, әле сине саклап кала алмавында үзен гаепләячәк.
...Әни кулларыннан да йомшаграк куллар, әни күзләреннән дә нурлырак күзләр, әни кочагыннан да җылырак кочаклар юк. Шул бер кечкенә генә йөрәктә әллә ничә кешегә урын табып, һәрберсен куенында җылытып, беркемне дә онытмаучы, гаиләбездә дә, эшендә дә барына да өлгерүче, эшчән, алтын куллы, инде 21 елдан бирле Чүпрәле районы Иске Чүпрәле беренче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнием – Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы турында сүзем. Җаны- тәне белән үз эшенә бирелгән, эшкә теләп барган кешеләр арасында ул беренчелектә торадыр, мөгаен. Һәрбер күзәнәгеннән ташып торган идеяны чынга ашырап, әледән- әле яңалыкка омтылучы, актив, прогрессив укытучы ул. Эш күплеккә беркайчанда зарланмыйча, бөтен авырлыкны да мөлаем елмаюы белән каршы алучы Әнием бөтен җиргә дә өлгерә. Һәрбер балага индивидуаль килеп, һәрберсендә дә сәләт табып, шул сәләтне үстерүгә зур көч куя. Яңа проектлар, сценарийлар язып, үзенең ягымлы тавышы белән тамашачыларны җыеп, үзенә җәлеп итә. Әнием бик күп конкурсларда, концертларда, форум, фестивальләрдә, кичәләрдә һәм конференцияләрдә чыгыш ясап, һәрвакытта да беренчеләр рәтендә булды, бар һәм булачак. Аның ирешкән уңышлары, алган беренчелекләре турында ике томлы китап бастырып булыр иде, мөгаен (кайчан да булса бастырырмын да әле мин аны, инша Аллаһ). Әмма эш алган бүләкләр, беренчелек, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатларында түгел. Әниемнең шундый тиз темпларда бөтен җиргә дә җитешеп, беренче планга гаиләбезне куюы, эштә дә гаиләдә дә барысын да җылытып торучы якты кояш булып, беркайчан да, бернәрсәне дә онытмавы мине уйга сала- ничек җитешеп була икән шул кадәр? Ә менә ул җитешә. Аның яраткан сүзләре дә :”Вакыт юк дип вакыты бихисап күп булган кеше генә зарлана”. Мөген, чыннан да шулайдыр.Ул уникаль. Гаҗәеп төпле акылга ия булган укытучы, елмаюы теләсә кемне әсир итерлек чибәр хатын, тәмледән- тәмле ризыклар пешерүче уңган әни, гадел класс җитәкчесе, беренчелекне бирмәүче актив, талантлы, минутын да эшсез уздырмаучы, иҗади шәхес.
Әтием шундый хатыны, энем белән мин- шундый әниебез булуы белән бик бәхетлебез. Укучылар- исә, зур тормышка аяк басыр алдыннан бөтен сынауларны шундый гадел укытучыда үтүләренә чиксез рәхмәтлеләр.
Миңа тормыш бүләк иткән, мине арыслан үзенең балаларын яклагандай яклап торучы, юллар киселешендә дөрес юлны сайларга ярдәм итүче, иң газиз, иң кадерле һәм иң яраткан кешемне Әниләр бәйрәме белән котлыйм! Һәрвакытта да барысында җылытучы, нурлы кояш булып кал! Без- син булу белән бәхетле.
КФУстуденты- Айгөл Җәләлова.