Татар мәгарифе порталы
Бүген кичке сәгать алтыда “Пирамида”да “Ел студенты-2010” Татарстан Республикасы Студентлар премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге мәртәбәле студентлар бәйгесенә быел Татарстанның эре вузлары һәм урта махсус уку йортларыннан 200 дән артык заявка алынган. Һәр профильле номинация өчен билгеләнгән жюри 18 номинациянең һәрберсендә җиңүче һәм призерлар өчлеген билгеләгән.
“Пирамида”да узачак тантанада “Ел студенты-2010” Гран-при иясе, “Интеллект-2010”, “Ел аспиранты-2010”, “Иң яхшы студентлар оешмасы-2010”, “Студентларның иң яхшы иҗтимагый оешмасы-2010”, “Җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучы-2010”, “Урта махсус уку йортында студентларның иң яхшы үзидарә органы-2010”, “Тулай торакта студентларның иң яхшы үзидарә органы-2010”, “ Елның иң яхшы иҗади студент коллективы-2010”, “ Иң яхшы студентлар клубы-2010”, “Иң яхшы студентлар отряды-2010”, “Иң яхшы спортчы-2010”, “Студентларның иң яхшы спорт отряды-2010”, “Студентларның иң яхшы ММЧ-2010”, “Иң яхшы журналист-2010”, “Елның иң яхшы студентлар социаль проекты-2010”, “Волонтер-2010”, “Студентларның иң яхшы волонтерлык оешмасы-2010” номинацияләре җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнәчәк.
Бәйгенең иң төп бүләге – Гран-прига быел 5 кеше –Түбән Кама химия-технология институты аспиранты Марс Хәмидуллин, Казан федераль университеты студентлары Айдар Акмалов белән Диана Галиева, Чаллы шәһәре Студентлар берлегенең элеккеге рәисе Ленар Әхмәтов, Казан дәүләт энергетика университеты Эльвира Хәйриева дәгъва итә.
“Ел студенты” премиясе республикада инде 6 тапкыр оештырыла. Быел конкурсның стиле һәм дизайны үзгәрде. Конкурс җиңүчеләре һәм призерлары статуэтка һәм диплом, акчалата премия белән бүләкләнә. “Гран-при” иясе “Ел студенты-2010” клуб пиджагы белән бүләкләнә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru