Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Яшьләр үзләренең конкурентлыкка сәләтен күрсәтергә тиеш. Көндәшлеккә сәләтне белем дәрәҗәсе һәм эшлеклелек сыйфатлары билгели”. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Студентлары чираттан тыш конгрессының пленар утырышында шулай дип белдерде. Утырыш Казан федераль (Идел буе) университетының актлар залында үтте. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Студентлар лигасының яңа Уставы расланып, 2010 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов бүген актуаль булган проблемалар арасыннан республикада студентлар үзидарәсен үстерүне, студентлар арасында фәнни эшчәнлекне җәелдерүне, көндәлек эштә заман технологияләрен куллануны үстерү, студентларның инновацияле идеяләренә булышлык итүне атады. Студентлар лигасының агымдагы елның 15 мартында узган утырышында 2010 елга үсеш приоритетлары итеп – фән һәм инновацияләр билгеләнгән иде. “Лига бу бурычны хәл итүгә, интеллектуаль студент яшьләрен ачыклауга ярдәм итә. Ел дәвамында уздырыла торган бәйгеләр дә моны раслый”, -ди Тимур Сөләйманов. Студентлар арасында эшмәкәрлекне үстерү аерым юнәлеш итеп куелган, районнар белән элемтәләр ныгыган. Лига инициативасы белән илдә беренче булып Татарстан Республикасы Студентлар футбол лигасы оешу да мөһим вакыйга булган.
Лига президентны үз чыгышында студент яшьләрне күптәннән борчыган кайбер проблемаларга игътибар юнәлтеп, аны хәл итүдә республика җитәкчелегеннән ярдәм сорады. Шуның берсе - Мәскәү һәм Санкт-Петербург үрнәгендә 155 сумлык бердәм студентлар юл йөрү билетын булдыру. Икенчесе - яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерларына, активистларына социаль ипотека программасы аша тораклы булырга ярдәм итү.
Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимнәрнең җентекләп өйрәнеләчәген ышандырды. Аның белдерүенчә, студентлар өчен ташламалы юл йөрү билетлары булдыру мөһим. Тик, зур чыгымнар сораганга, түбән бәяле мондый билетларны һәр студент өчен чыгарып булмый. Президент ташламалы юл йөрү билетларын укуда уңышларга ирешкән һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы яшьләр өчен гамәлгә кую тәкъдимен кертте.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстан Республикасы Студентлар лигасы эшчәнлеген уңай бәяләп, 15 ел эчендә аның республикада җитди позиция биләвен ассызыклады. “Студентлар - безнең горурлыгыбыз. Алар республиканың потенциалы һәм конкурентлыкка сәләтен билгели”, - дип ассызыклады ул. Президент фикеренчә, яшьләр актив булырга, фәндә, иҗтимагый эшләрдә һ.б үз урынын табарга, ә Лига шундый талантлы лидер яшьләрне ачыкларга булышырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда илдә, республикада мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. “Мәктәптә тиешле белем бирелмәсә, вуз гына бу белемнәргә өстәмә бирә алмый. Бүген вузлар инновация үзәкләре булырга тиеш. Дөнья дәрәҗәсендә яшьләргә үзебезне танытабыз дип сөйләргә әле иртәрәк. Дәүләт, республика бу өлкәдә системалы эш алып барырга тиеш”, -дип саный ул.
Президент искәрткәнчә, “Алгарыш” программасы яшьләргә чит илләрдә өстәмә белем алу, тәҗрибә туплау чарасы буларак уйланылган. “Соңгы вакытта ул беркадәр үзгәреп, нигездә, югары мәктәп – студент , аспирант, педагогларга хезмәт итә.Алар бу белемнәрен алга таба республикада таратырга тиеш”, -ди ул. Шулай да Президент әлегә “Алгарыш” программасы буенча читтә белем алган һәм стажировка узганнар белән эшләү тиешенчә оештырылмаган дип саный. Татарстан Республикасы Студентлар лигасының көчле командасы булганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ныклы эшчәнлек алып барганда, бу бурычны уңышлы хәл итәрбез, дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Студетлар лигасына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Чыганак: http://president.tatar.ru