Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чувашия Республикасында яшәүче татар халкы үзенең активлыгы, эшчәнлеге, хезмәт сөючәнлеге белән таң калдыра. Калган милләт авыллары җимерелә барган вакытта, әлеге региондагы татар авыллары үсә һәм ныгый, ел саен яңа урамнары калкып чыга, анда яшәгән татар кешеләре Россия һәм дөнья күләмендә таныла бара. Танылып кына калмыйлар, Россия һәм дөнья күләмендә үзләре дә бәйгеләр игълан итәләр.
Чувашия Республикасының татар җирлегендә үткәрелә торган шундый зур бәйгеләрнең берсе - "Зәлидә" бәйгесе. «ZALIDA» - төрек дөньясының Бөтенроссия этник биюләре бәйгесе. Әлеге бәйгедә Россиянең теләсә кайсы регионында яшәгән кешеләр - өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала.
Бәйге үткәрелү урыны - Чувашия Республикасы Комсомол районының "Урмай иҗтимагый-мәдәни үзәге". Үткәрелү вакыты - 2011 елның март ахыры - апрель ае башы. Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 2011 елның 20 мартына кадәр farit_59@mail.ru адресына юлларга яисә 8(83539) 5-12-05 номеры буенча факс аша тапшырырга була.
"Урмай моңы" дип исемләнгән икенче бәйге 2011 елның 25-27 февраль көннәрендә үткәреләчәк. "Урмай моңы" XXIV Халыкара татар эстрада җырлары фестивале 1988 елдан башлап үткәрелә. Үз вакытында әлеге бәйгедә Резедә Шәрәфиева, "Фәридә-Алсу" дуэты, Лилия Муллагалиева, Алсу Хәбибуллина, Мәликә һ.б. бик күп танылган җырчылар катнашкан һәм җиңүгә ирешкәннәр.
Бәйге яңа талантларны барлый тора. Талантлар ел саен ике категориядә - яшьләр (10-17 яшь) һәм өлкәннәр (17-30 яшь) категорияләрендә "бил алыша". Быелгы Халыкара бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 2011 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга кирәк. Контакт өчен мәгълүмат:
429140 Чувашская Республика, Комсомольский район, с. Комсомольское, ул. Канашская, д. 31; farit_59@mail.ru; (83539) 5-14-65, +7(906)385-79-39 (Гибатдинов Фәрит Абдулла улы).
Бәйгеләрне оештыруда төп ярдәмче - Халыкара татар конгрессы Башкарма комитеты.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Урмай моңы" XXIV Халыкара татар эстрада җырлары фестивале нигезләмәсе | 155 KB |
«ZALIDA» - төрек дөньясының Бөтенроссия этник биюләре бәйгесе нигезләмәсе | 81.5 KB |