Татар мәгарифе порталы
Каһирәгә киткән укытучылар бүген төнлә исән-сау Казанга әйләнеп кайттылар. Бу турыда islam-portal.ru порталы хәбәр итә.
Югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантларыннан торган 15 кешелек төркем гыйнвар уртасында гарәп сөйләм телен ныгыту максаты белән Каһирәгә юл тоткан була. Әмма әлеге делегация соңгы көннәрдә Мисырда башланган вакыйгалар үзәгендә кала. Моңа карамастан, делегацияне саклау бик яхшы оештырыла, укытучылар һәм аспирантлар хәвеф-хәтәрсез Казанга кайтарылалар.
КФУның гарәп теле укытучысы Илсөяр Гайнетдинова сүзләренә караганда, алар атна ярым укырга өлгерәләр, демонстрацяиләр һәм халык күтәрелеше вакытында кунакханәдә "бикләнеп" калалар. Кунакханәне саклау ныгытыла, делегациянең хәвеф-хәтәрсез Казанга әйләнеп кайтуында Мисырның тышкы эшләр министрлыгы роле зур.
Шул ук уку йортының аспиранты Евгений Хамидов сүзләренә караганда демонстрацияләр тыныч барган, содгы көннәрдә генә кибетләр таларга теләүчеләр саны арткан, аларны хәрби полиция куып тараткан, шундый чаралар вакытында атышлар да булган. Күп кенә хәбәрләрне Аль-Джазира телеканалыннан карап торганнар, соңрак бу канал да ябылган.
Евгений шулай ук аэропортларда ажиотаж булуын да искәртеп үтә. Делегация башта Стамбулга, аннары туры рейс белән Казанга кайткан.
Чыганак: http://islam-portal.ru