Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде.
Бәйгегә Татарстан Республикасының 33 район һәм шәһәреннән, Башкортстан Республикасы белән Ульяновск өлкәләреннән барлыгы 232 эш килеп иреште, презентацияләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып килде.
Эшләрнең бихисап күп булуына карамастан, бәйгенең жюри әгъзалары 2 көн дәвамында барлык презентацияләр белән дә игътибар белән танышып чыктылар, аларга үзләренең бәяләрен бирделәр һәм нәтиҗәләр чыгардылар. Шул рәвешле, финалга 23 презентация сайлап алынды. Бәйгенең финал өлеше (урыннар инде билгеләнгән) һәм бүләкләү тантанасы республика семинары кысаларында үткәрелә, анда барлык 23 финалистның да семинарда катнашучылар алдында презентация тәкъдир итү чыгышлары тыңланачак.
Тантаналы чарага финалистлардан тыш үзләренең күп кенә укучыларын Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына җәлеп иткән укытучылар, Башкортстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәләреннән катнашкан укытучылар да чакырулы.
Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасы 2011 нче елның 23 нче апрелендә Арча муниципаль районы “Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем учреждениесендә (адресы: Татарстан Республикасы Арча районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы, 1 нче йорт) уздырыла.
Укучыларга һәм укытучыларга командировка чыгымнары җирле бюджет исәбеннән түләнә. Озата баручыга укучыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык йөкләнә.
Катнашучыларны теркәү 10.30 сәг. башлана. Чара үткәрелү урынына әлеге вакытка катнашучылар турыдан-туры үзләре дә килә алалар. Шулай ук, Казаннан Кушлавыч авылына (чара тәмамланганнан соң Кушлавычтан Казанга) катнашучыларны алып бару өчен автобус билгеләнгән. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче бинасы (Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт - http://maps.yandex.ru/?ol=biz&oid=1114410216&where) каршыннан 9.00 сәгатьтә юлга кузгалачак. Автобус белән барырга исәпләгән очракта, белешмә өчен телефон буенча смс рәвешендә (үзегезнең кем икәнегезне белдереп) яисә чылтыратып бу турыда алдан хәбәр итәргә кирәк.
Белешмә өчен телефон: 89600456353.
p.s. Мәгариф һәм фән министрлыгы аша катнашучыларны чакыру иртәгә - 21 апрель көнне район мәгариф бүлекләренә барып ирешер дип көтелә. Шулай ук, семинарда катнашачак һәр кулланучы белән дә оештыруга кагылышлы сораулар белән электрон почта аша элемтәгә керү планлаштырылган.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасында катнашучылар исемлеге | 41.5 KB |
Семинар программасы | 53 KB |
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 08:21
Permalink
Бүләкләргә чакыралар
Аларның чыгыш ясаулары соралмый.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 23:14
Permalink
Исемлек тапмыйбыз
Катнашкан укучыларга, я укытучыга сертификат биреләме икән?
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 00:53
Permalink
Сертификатлар
Безгә килгән (исемлектә урын алган), финалга узмаган, әмма хезмәте игътибарга лаек эшләр (шулай ук Жюри билгеләре нигезендә) Белем.ру электрон сертификатлары белән бүләкләнеләчәк. Әлеге сертификатлар бу катнашучыларның электрон почта адресларына юлланачак.
Сертификат белән бүләкләнеләчәк катнашучыларның исемлеге 26 апрель алдыннан хәбәр ителәчәк.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 20:22
Permalink
Гөлнара
Җиңүчеләрнең барысын да котлыйм. Арчага чакыручылар исемлегенә керү үзе зур бәхет.Каян кая барган кешеләргә кәгазь бирмичә калмаслар. Анысы өчен кайгырмагыз. Ә менә җирле бюджет бару чыгымнарын түләр микән?
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 00:56
Permalink
Бу бәйге - россиякүләм
Әлеге бәйге - Россия күләмендә оештырылды, тантанага Башкортстаннан һәм Ульян өлкәләреннән дә киләчәкләр. Шундый ераклардан катнашучылар килгән вакытта, Татарстанның үзеннән килә алмаган катнашучыларыбызга үкенечле булмасын иде инде.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 20:08
Permalink
Катнашучылар исеменнән
Семинарга чакырылган катнашучылар нәрсә эшләргә тиешләр? Үз презентацияләрен якларгамы? Әле Г.Тукай турында сөйләргәме?
Презентацияне якларга булса, нинди сорауларга җавап бирергә тиешләр? Һәр чыгышның регламенты никүпне була?
Кунак
21 Апрель, 2011 - 19:49
Permalink
Эш сәгатегез бетмәгән
Эш сәгатегез бетмәгән булса,сорауларыбызга җавап бирегез әле,зинһар!?
Кунак
21 Апрель, 2011 - 19:45
Permalink
"Бәйгенең семинар өлеше һәм
"Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасында катнашучылар исемлеге"ндәге кешеләргә нәрсә бирелә? Алар анда барып нишләргә тиеш булалар соң? Рәхмәт!
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2011 - 21:26
Permalink
"Бәйгенең семинар өлеше һәм
"Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасында катнашучылар исемлеге"ндәге кешеләргә бүләкләр (грамоталар һ.б.) бирелә...
Алар анда барып башкаларны үз презентацияләре белән таныштыралар (тәкъдир итәләр), презентациягә сыйдырып бетерә алмаган кыскача фикерләрен җиткезәләр.
Тагын бераз түзсәгез, семинар программасын язып бетерәм һәм порталган урнаштырам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 19:32
Permalink
Безнең сорауларыбызга нигә
Безнең сорауларыбызга нигә җавап бирмисез, нигә безне зарыктырасыз
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2011 - 21:22
Permalink
IPhone юк... :)
Әлегә барлык эшләрне оештырып йөрибез, кесәдә интернеты булган ноут тыгып йөрү мөмкинлегебез әлегә юк...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 18:58
Permalink
Катнашучыларга сертификат
Катнашучыларга сертификат булса да бирсәгез иде, укытучы эше үәзер кәгазь белән бәяләнә бит
Кунак
21 Апрель, 2011 - 16:49
Permalink
Римма
Мине дә шул сорау кызыксындыра. Финалистлар исемлеген кайдан карап була?
Кунак
21 Апрель, 2011 - 16:17
Permalink
Беркетелгән файл финалистлар
Беркетелгән файл финалистлар исемлеге түгел, "Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасында катнашучылар исемлеге". дип язгансыз, ә финалистлар исемлеген кайдан укырга соң?
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2011 - 21:20
Permalink
Финалистлар исемлеге
Финалистлар исемлеге әлеге исемлек эчендә. Финалистларның нинди эш белән финалга чыгулары күрсәтелгән.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 14:45
Permalink
Рәзинә
Ерак араларны якын итеп, исемлектэ фамилиясе булган укытучы ул көнне грамота булса да алып кайтачакмы әллә буш кулын селтәп китәчәкме. Минем болай соравыма ачуланмагыз, беләсез бит инде, хәзер безнең эшне кәгазьләр саны күрсәтә. Озакламый грантка документлар тапшырырга вакыт җитә. Шуна анда баручыларга грамоталар булдырылса, яхшы булыр иде.
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2011 - 21:19
Permalink
:)
Рәзинә. Белем.руда беренчесен булуыгыз сизелә...
Бу бәйгенең максаты - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында матур, эчтәлекле, сыйфатлы, файдалы презентация ясау. Мондый бәйгедә грамота алу өчен генә катнашу - дөрес түгел. Монда, иң беренче чиратта, бөек шәхескә ихтирам булырга тиеш.
Әгәр кеше нинди дә булса файдалы хезмәт башкарган икән - ул ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Әгәр без сезне чакырганбыз икән, сезне буш кул селкеп китү өчен чакырмаганбыз. Димәк, сезнең эшегез ихтирамга лаек һәм халкыбыз, аның киләчәге өчен файдалы ресурс булып тора.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 15:20
Permalink
Роза
Рәзинә безнең барыбызны да борчыган проблеманы күтәргән. Бу сорауга бөтенесе дә җавап ишетергә телидер.
Кунак
21 Апрель, 2011 - 13:44
Permalink
Сез катнашучы җинсәдә
Сез катнашучы җинсәдә җиңмәсәдә эллектрон сертефикатлар бирәбез дигән идегез=)))Бирәсезме???
Кунак
21 Апрель, 2011 - 11:32
Permalink
Кунак
Нишләп шулай тантананың көнен ашыктырасыз? Соңракка күчерелмиме?
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2011 - 20:28
Permalink
Бу дата инде күптән
Бу дата инде күптән билгеләнде (21 февраль, 2011 - 07:33):
http://belem.ru/node/3081 (Әлеге бәйге бүген, 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель алдыннан ясалачак.)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
21 Апрель, 2011 - 11:03
Permalink
Кайсыбер финалистларнын
Кайсыбер финалистларнын презентациялеренен исеме курсетелмеген. Ничек белерге ,кайсы презентациясе очен ул финалга чыккан икен? Рехмет!
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2011 - 11:26
Permalink
Катнашучылар исемлеге
Беркетелгән файл финалистлар исемлеге түгел, "Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасында катнашучылар исемлеге".
"Тантаналы чарага финалистлардан тыш үзләренең күп кенә укучыларын Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына җәлеп иткән укытучылар, Башкортстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәләреннән катнашкан укытучылар да чакырулы."
Әлеге укытучылар нинди дә булса конкрет презентация өчен түгел, гомумән, бәйге кысаларында үз укучылары белән актив эшләүләре өчен чакырылалар.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Битләр