Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1991 елда Швециядә Стокгольм Су Фонды оештырыла. Аның төп максаты булып бөтен дөньяда су сыйфатын үстерү максатыннан үткәрелгән тикшеренү эшләренә ярдәм итү тора. Шул ук елны Швеция Короле гаиләсе тарафыннан су атнасы кысаларында “Яшь тикшеренүчеләр арасында халыкара су конкурсы” уздырыла башлый (Stockholm Junior Water Prize). Биредә дөньяның теләсә кайсы иленнән укучылар үз эшләрен тәкъдим итә алалар.
Бездә исә конкурс 2003 елдан алып үткәрелә башлады. Җиңүчеләр Стокгольмда чыгыш ясый. 2007 елдан алып әлеге конкурс “Мәгариф” милли проекты составына кертелә. Шул елгы нәтиҗәләр буенча Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы җиңүчеләргә Президент премияләрен тапшыра.
Алты ел дәвамында бу бәйгедә Россиянең 67 регионыннан җиде меңннән артык укучы катнашырга өлгергән.
Татарстан Республикасы әлеге бәйгедә 2006 елдан бирле катнаша. Инде ул елдак ук төп номинациянең иң яхшы проекты исемен Казанның 159нчы юридик лицее укучысы Кристина Баршева яулый. 9нчы сыйныф укучысы Россия данын 2006 елның август аенда Швециядә юниорлар арасында узган халыкара конкурста яклап, чыгыш ясый.
Чираттагы 2007 елда Казанлы – 86нчы мәктәп укучысы Марат Исмәгыйлев III урын яулап, халыкара конкурсның лауреаты була.
Агымдагы елның 21-24 апрель аралыгында Мәскәү шәһәрендә Су проектлары буенча Россия милли конкурсының финалы узды. Биредә Россия Федерациясенең 54 регионыннан 70тән артык укучы призлы урыннар өчен көч сынашты. Беренче урынны исә Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан 102нче гимназия укучысы Алексей Шинкарев ала. Бу 10нчы сыйныф укучысы халыкара турда Россия данын якларга юллама алды, дигән сүз. Җиңүченең фәнни җитәкчесе – югары категорияле биология укытучысы Олег Игоревич Орлов.
Тагын бер Татарстан егете Александр Багаев (Түбән Кама шәһәренең 35нче лицей укучысы) “Су һәм дөнья» номинациясендә җиңү яулый. Ул Florida Gulf Coast (АКШ) университетында ике атналык стажировка үтә алачак.
Чыганак: mon.tatar.ru
- Караулар саны: 4065
- Бастыру