Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ниһаять, өч ай давымында барган “Созвездие-Йолдызлык” VIII республикакүләм эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивале йомгаклар ясый. “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгенә республикабызның төрле районнарында жиңү яулап, соңгы этапта да бирешмәгән коллективлар жыелды. Сәхнәгә төрле номинацияләрдән барлыгы 30дан артык номер күрсәтелде.
Быелгы чараның үзенчәлеге булып, Россия театр сәнгате академиясенең эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисовның фестивальне карарга килүе булгандыр. Мисал өчен, Яшел Үзән кызы Анастасия Беньконы рәсми рәвештә Россия театр сәнгате академиясенә укырга чакырдылар. Бу исемлектә Казаннан Роман Гыймадиев, Түбән Камадан Алена Тойминцева, Бөгелмәдән Александр Головин һәм Алексеевск районыннан Алия Баязитовалар да бар.
Фестиваль җиңүчеләре тагын бер уникаль мөмкинлек алды. 2009 елда Татарстан Россия регионнарын Каннада узачак Россия мәдәнияте фестивалендә тәкъдим итәчәк. Моның турында Татарстан Республикасының Премьер-министры һәм Мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтте.
Быел фестивальдә республикабыз балаларыннан кала әле Жаектан, Йошкар-Оладан, Восжск һәм Агыйделдән коллективлар килгән.
Гала-концертка килгәндә, кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Премьер-министры һәм Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Яңа Гасыр телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, аның иҗади сораулар буенча урынбасары Миләүшә Айтуганова, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллиналар бар иде.
Лениногорск шәһәреннән Пируэт бию ансамбле “хореография” номинациясендә I урын алды. “Бу безнең беренче генә җиңүебез түгел. 2004–2005 елларда шулай ук беренче урыннар яулаган бар иде. Районда бу конкурсны аеруча яраталар. Балалар шул фестивальдә катнашу өчен генә бию белән шөгыльләнә. Елдан–ел фестиваль үскәннән–үсә. Ел да катнашучыларга нинди дә булса көтелмәгән бүләк ясыйлар. Әйтик, инде ничәнче ел рәттән “Йолдызлык” ярдәмендә балаларыбыз Кырым лагерында ял итеп кайта. Әлбәттә, финалга үтү дә әкренләп авырая. Коллетивлар саны артты, аларның дәрәҗәсе сокландыра, көндәшләр көчле. Һәр фестивальдән хореограф буларак үземә күп яңалык алам. Шәһәребездән чыкмый иҗат итеп ятсак болай ук булмас иде. Мондый масштабтагы фестивальләрдә катнашу үзе алгы үрләр яуларга стимул бирә”, – дип уртаклашты җитәкчеләре Зөлфия Витакова.
“Алар яулаган җиңүләр белән генә канәгатьләнеп калмаячаклар. Ә бу иң мөһиме. Киләчәктә артист һөнәрен сайламасалар да, алар иҗади табиблар, укытучылар булыр”, – диде Зилә Вәлиева.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев исә: “Бәхтеле сез – Татарстан йолдызы астында туган балалар! Бәхетле син – Татарстан шундый балаларны тудырган, үстергән!” – дип кызлар–егетләргә алда да уңышлар теләде.
Инде җиңүчеләрнең үзләренә күчик. Менә алар:
Быел “конферанс” номинациясендә “Тамашачы мәхәббәте” призын бәйгенең иң кечкенә катнашучылары 3 һәм 5 яшьлек Булат белән Азат Латыйповлар алды. Мөслим районыннан Лилия Җәләлова җитәкчелегендә килгән әлеге сабыйлар жюрины да, залда утыручыларны да таң калдырды. Беренче урынга исә Лаеш кызы Дарина Туркова, Түбән Камадан Айрат Мөбәрәкшин, Мөслимнән искитмәле трио: Нияз Ханов, Камил Хәкимов һәм Марат Исламов чыкты. Алар алтын медаль һәм кулон, йомшак уенчыклар белән бүләкләнде.
“Вокал-соло” номинациясендә беренчелекне Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан), Олеся Полищук (Казан), Лев Матвеев (Казан), Булат Нәҗипов (Саба), Алена Тойминцева (Түбән Кама), Эльмира Гыйльфанова (Яр Чаллы), Илнат Фәрхуллин (Теләче), Динә Гарипова (Яшел Үзән), Анастасия Бенько (Яшел Үзән), Марат Фәйрушин (Түбән Кама) яулады. Сәйдә Мөхәммәтҗанова фестиваль тарихында беренче тапкыр мөнәҗәт башкарды.
“Вокаль ансамль” номинациясе җиңүчеләре: Олеся Полищук һәм Лев Матвеев дуэты, Яр Чаллыдан Эльмира Гыйльфанова белән Рузил Гыйльманов дуэты.
“Хореография” номинациясендә “Пируэт” бию ансамбле (Лениногорск), “Орфей” студиясе (Яшел Үзән), “ВЭД” ансамбле (Яшел Үзән), “Мизгел” (Актаныш), “Сәйләннәр” (Яр Чаллы), “Яз” (Яр Чаллы) бию ансамбельләренә тиңнәр булмады.
Ә Казаннан Матвей Козин һәм Буа шәһәреннән килгән “Фантазия” бию коллективы Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан Гран-При алды.
“Хәйран калдырдыгыз! Шаккаттырдыгыз! – дип башлады сүзен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев. – Әй булдырасыз да инде узегез! Шундый тамаша курсәткән өчен сезгә, алып килгән өчен ата-аналарыгыз, әзерләгән укытучыларыгызга рәхмәт! “Созвездие–Йолдызлык” күпмилләтле Татарстанда милли проектка әйләнде. Быел сигезенче кат уздырабыз һәм елдан–ел үсәбез.” Президент шуны да ассызыклады, быелдан лауреатларга биреләчәк премияләр күләме һәм аларның саны 17дән 25кә артачак.
- Караулар саны: 2802
- Бастыру