Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә вәгъдә иткәнчә, “Ак Барс” үзәгендә узган “Татарстанның Ел укытучысы – 2008” конкурсы нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Укытучыларны котларга ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламов, Фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллиннар килгән иде.
Иң кызыгы - бәйгенең йомгак өлешенә финалга чыккан ун укытучы гына түгел - район һәм шәһәр этабларында җиңү яулаган педагоглар да килгән иде. Сәхнә пәрдәсе ачылганда, алар барысы да – ярты дистәгә якын кеше кунакларны басып каршы алдылар. Алып баручы аларның һәрберсен эшендәге үзенчәлеге турында сүз әйтеп, таныштырды. Ә финалга чыккан 10 укытучы визиткаларын үзләре башкарды.
Укытучыларның арыганлыклары сизелми дә. Югыйсә, инде дүртенче көн рәттән алар осталыкларын исбат итеп мастер–класслар уздыра, педагогик эшчәнлек концепцияләрен яклап чыгыш ясый. Визиткалар финалистлар үзләре кебек үк төрле иде. Әйтик, музыка укытучысы флейтада уйнап күрсәтте, кемдер үз–үзен таныштыруны шигырь юлларына салган иде.
Искә төшереп үтәм, “Татарстанның Ел укытучысы – 2008” конкурсының республика этабында алты татар теле һәм ун рус теле укытучысы, ун башлангыч сыйныф, унбер математика һәм информатика укытучысы көч сынашты. Шулай ук педагоглар арасында чит тел (4), тарих (9), музыка (2 ) һәм бер технология белгече дә бар иде.
Ләкин призлы урыннар өчәү генә. Өченче урынны Казан шәһәре Вахитов районының 3нче гимназия укытучысы Ирина Рябкова яулады. Ирина Рябкова биредә башлангыч сыйныфларны укыта. Икенче урында – Кама Тамагы педагогы Владимир Гончаров. Ул Сөйке урта мәктәбендә биология фәнен укыта. Педагоглар арасында ир–ат укытучыларның бик аз булуын исәпкә алганда, мондый бәйгеләрдә аларның җиңүе аеруча мактауга лаек. Беренче урында исә Яр Чаллыдан Гүзәл Минһаҗева. Ул кайбер предметларны тирәнтен өйрәтүче 44нче мәктәптә балаларга чит тел – немец телен укыта. Димәк, ВАЗ-2107 автомобиле дә Гүзәл Минһаҗевага эләкте. Ләкин бу гына түгел, төп бүләк, мөгаен, “Ел укытучысы” бәйгесенең чираттагы – Россия күләмендә уздырылганына юллама булгандыр.
Бу конкурстан бер генә педагог та бүләксез китмәде. Әйтик, “Россия патриотларын үстерәбез”, “Татарстан Республикасы халыклары гореф–гадәтләрен саклап калу”, “Милли мәгариф системасында педагогик осталык”, “Укытуда яңа технологияләр куллану”, “Ел ачышы – яшь белгеч” кебек номинацияләр дә үз җиңүчеләрен тапты. Алексеевск районыннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Боровикова “Россия патриотларын үстерәбез” номинациясе призын алды. Сарман районы, Саклаубаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хуҗина Татарстан җирлегендә яшәүче халыкларның гореф–гадәтләрен саклауда осталык күрсәтте. Питрәч районыннан финалисты – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хөсәенова “Милли мәгариф системасында педагогик осталык” номинациясендә беренче булды. Ә “Яшь белгеч” исеменә Казан кызы – башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Низаметдинова лаек булды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, әйтүенчә: “Укытучы эше – дөньядагы иң җаваплы эш. Шуңа күрә республикабызда педагогларның дәрәҗәсен күтәрү өчен бар да эшләнә”.
- Караулар саны: 2707
- Бастыру