Татар мәгарифе порталы
30 Апрель, 2008 - 14:07
Бүгенге көндә заман шартларында Россиянең ни бары 30 процент укучысы гына белем ала икән. 2010 елга кадәр 70 процент укучыга заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудырырга планлаштыралар. Бу турыда Хантый-Мансискида “Гомуми мәгариф: мәгълүмати эрага күчеш чорында традицияләр һәм инновацияләр” исемле халыкара конгрестта Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әйтте.
Заманча шартлар дигәндә, укучыларны тиешле дәрәҗәдә ашатудан алып, һәр мәктәптә компьютер бүлмәләре һәм лабораторийлар булдыру турында сүз бара, дип аңлатты министр. Андрей Фурсенко сүзләренә караганда, “Мәгариф” милли проекты беренче адымнарын ясаганда, ягъни моннан нәкъ ике ел элек, илдә заманча шартларда бары 15 процент кына бала укыган. “Әлбәттә мондый шартлар Россиядәге бар балаларга да тудырылырга тиеш. Ләкин әле Европада да 100 процент укучы заман таләп иткәнчә укый, дип әйтеп булмый”, - дип ассызыклады ул.
Баксаң, без әлегә бер генә ил дә булдыра алмаганны башкарганбыз икән. Россиядә бар урта белем оешмалары, иң ерак авылларга кадәр, Интернет челтәренә тоташкан. Бу өлкәдә дәүләт бюджетыннан, әлбәттә, акча да аз бирелми. Әйтик, 2007 елда мәгарифне үстерү өчен 1,34 трлн сум акча күчерелгән. Андрей Фурсенко әйтүенчә, кирәк булса, әлеге сумма тагын да зураячак.
Чыганак: www.rost.ru