Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ел саен Габдулла Тукай туган көненә туры китереп, Татарстан варислары Кырлай-Кушлавыч-Өчиле якларына җәяүле походка чыга. Быел “Тукай эзләре буйлап” исемле экспедиция инде 17нче тапкыр үткәрелә. Биредә республикабызның төрле почмакларыннан 200гә якын кыз һәм малай җыелды.
Елдагыча сәяхәт Арчадан старт ала. Биредә варислар Тукай туган көненә багышланган “Шигырь бәйрәме”ндә катнашалар. Кунаклар да бар: Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Туфан Миңнуллин, “Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Илсөя Ихсанова, “Шәһри Казан” газетасының бүлек мөхәррире Госман Садә, “Казан утлары” журналы мөхәррире Рәдиф Гаташ һәм башкалар.
Туфан ага Миңнуллин Тукай туган көненең әһәмияте турында сөйләде. “Очрашуны ачып җибәргәндә, бирегә килгән кунакларга, ягъни безгә, рәхмәт әйттеләр. Киресенчә, без кырлайлыларга шулай кабул иткәнгә рәхмәт әйтергә тиеш. Мөселман үтәргә тиешле биш фарыз бар. Татар кешесе өчен Тукай туган, яшәгән, йөргән җиргә аяк басу – шулай ук фарыздыр. Бу Тукай туган көнен бөйрәм итү генә түгел, һәрбер кеше өчен иманын яңарту. Һәрбер кеше рухына таяныч кирәк. Балалар биредә булганнарны аңлап та бетермиләрдер, ләкин үсә төшкәч аңлап, үзләре дә балаларын бирегә алып килерләр, без кемнәрнең баласы икәнен сөйләрләр. Әгәр Тукайны шулай олылап, искә алып тормасак, ул бөек булып та, онытылыр иде. Күпме шәхес шулай онытылуын истән чыгармыйк. Тукайны сакларга кирәк”, - диде ул чыгышында.
Алга таба варислар экспедициясе республикабызның өлкән вожатые Луиза апа Сабирова житәкчелегендә быргылар белән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә юл тотты. Биредә ул республикабызда бердән-бер “Әлифба” музеенда кунак булды. Балалар беренче тапкыр япон, кытай, төрек, әзербәйҗан, казах, башкорт, удмурт һәм күп кенә башка халыклар әлифбалары белән танышты. Иероглифлардан торган әлифбалар турында кызыклы мәгълүматлар ишетте.
Мәсәлән, әгәр кеше 13 телдә сөйләшә алса, ул дөньяның теләсә кайсы халкы белән аралаша алачак икән. Моны “Әлифба” музее экскурсоводы телләр гаиләсе турында сөйләгәндә әйтте. Туган телеңә хөрмәт уятуда бу музейның да роле юк түгел.
Экспедициянең чираттагы тукталышы Кырлай иде. Биредә Габдулла Тукайның музей-утарында кунак булдылар. Рәдиф Гаташ балаларга биредә 40 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде.
“1966 елны беренче тапкыр Тукаебызның 80 еллык бәйрәменә килгән идем. Ул чакта минем кебек яшьләр арасында Туфан Миңнуллин гына бар иде, калганнары өлкән буын әдипләр: әле ул вакытта исән Сибгат Хәким, Хатип Госманнар. Беренче тапкыр кунакка Финляндия татарлары килгән иде, Тукайның укучылары Үзбәкстаннан Гафур Гөләм кебек шагыйрь, Казахстаннан Сабит Муканов, Башкортстаннан Сәгыйт Агыйш, Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр килде. Менә шул вакытта Кырлай башка иде. Ләкин ул вакытта ук инде Кырлай изге иде. Шунда арыш юлларыннан йөргәндә моңга, җырга тугры булырга ант иттек. Хәзер инде бу парк, бу музейлар ничек үзгәрде, һәйкәл яңартылды. Ләкин Тукайга халык тугрылыгын саклый”, - диде “Казан утлары” журналы мөхәррире Рәдиф Гаташ.
“Шәһри Казан” газетасының бүлек мөхәррире Госман Садә “Казанда кайбер татарлар: “Телебез кухня теле”, - дияргә ярата, сөйләшергә ояла. Шуңа бәйле татар теленә багышланган “Кухня теле” исемле шигырь яздым”, - диде ул. Шигырь юмористик рухта булса да, күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер.
Варислар Тукай туган җире белән танышып беткәч, үзлеренең төп максатына кереште. Ә төп максат: “Ел дәвамында варислар арасында барган эшкә нәтиҗә чыгару булачак”, - диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Семен Федоров. Без “Шәп вожатый” бәйгесенең финалын үткәрергә, “Миһербанлы бул” һәм “Тимур отрядлары” конкурсларына йомгак ясарга тиеш”, - диде ул.
Бүген район-шәһәр мәктәпләрендә балалар оешмалары чәчәк ата. “Алар шул ук пионерлар, - ди гомер буе география фәнен укыткан педагог, озак еллар вожатый булган Луиза апа, - аермалар да бар анысы. Элек балаларда тәртип күбрәк иде, оешкан иде алар, партиотлык хисе көчле иде. Ләкин иң төп сыйфат – тирә-якка ярдәмчеллек барыбер сакланып калды”.
Мамадыштан килгән Радик Нигъмәтуллин Кушлавыч, Кырлайга беренче тапкыр килгән. “Безнең балалар оешмасы “Яруллиннар” дип атала. Чөнки авылыбыздан өч композитор – Фәрит, Заһидулла, Мирсәет Яруллиннар чыккан. Һәрдаим өлкәннәргә булышабыз, һәйкәлләрне карап торабыз”, - диде ул. Бирегә килгән балаларның берсе дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минстрлыгыннан бүләксез китмәде.
“Шәп вожатый” бәйгесенең финалына килгәндә, көндәшләр көчле булып чыкты. Ләкин беренче урын берәү генә һәм ул Балтач кызы Илида Вәлиевага эләкте. Илида үзен педагог, нечкә психолог та, тәрбияче буларак та күрсәтте.
- Караулар саны: 3473
- Бастыру