Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Полимедиа» компаниясе мәгариф өлкәсен яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләр белән баетуга күп көч куя. 6-7 июль көннәрендә Казан шәһәрендә узучы укытучыларның халыкара фәнни-практик конференциясенең максаты да, инде тупланырга өлгергән тәҗрибә белән уртаклашу һәм мәгариф өлкәсен төрледән-төрле мәгълүмати-коммуникатив технологияләр белән тәэмин итүнең яңа юлларын эзләү.
Конференция ел саен Казан шәһәрендә уздырыла. Очрашу урыны итеп башкалабызны сайлау юкка түгел. Ник дигәндә, мәгариф үсеше буенча Татарстан Россиянең иң алдынгы регионнарыннан санала. Быел гына да мәгариф өлкәсе үсешенә 2 млрд.сумга якын акча тотылган.
«Республикабызның киләчәге мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә бәйле. Без бөтен Россия буенча эшлибез. Татарстандагы белем дәрәҗәсе башка регионнарныкыннан аерыла. Безнекеләр уку-укыту дәрәҗәсе буенча да күпкә алда. Моны күрү өчен Татарстан мәктәпләрен башка регионнар белән чагыштыру да җитә», ди «Полимедиа-Казан» ААҖы генераль-директоры Ришат Хәлиуллин.
Чыннан да, мәктәпләрне төрле интерактив җайланмалар белән тәэмин итүнең төп максаты - уку-укыту системасын үстерү һәм укучыларның белем дәрәҗәләрен тагын да арттыру. Тик моның өчен укытучыларның үзләреннән дә яхшы әзерлек таләп ителә шул.
Полимедиа компаниясе тарафыннан эшләнгән җайланмалар саны бихисап. Тик аларның бик азы гына практикада даими файдаланыла. Бу технологияләрнең барысы да кулланыла башласа, мәктәпләр оҗмахта яшәр иде. Мультимедиалы глобус, химия, физика дәресләре өчен уңайлы 3D форматындагы проекторлар, күп функцияле LCD дисплейлар киләчәктә мәктәпләр тарафыннан актив файдаланылыр, дигән өметтә калыйк.
Әгәр дә инде конференцияләрне төшерүче роботлар кулланыла башласа, укучылар бөтенләй рәхәткә чыгачак. Мәктәпкә йөреп тә торасы булмый. Мәктәптәге хәлләрнең барысын да өйдән генә күзәтеп ятачаклар.
Чыганак: http://intertat.ru