Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ел саен 30 апрель көнне республикабыз скаутлары Беренче учак көнен бәйрәм итә. Бер елдан Россиядә скаут хәрәкәтенең 100 еллыгы узачак. Чөнки моннан 99 ел элек 1909 елның 30 апрелендә Петербург шәһәре янындагы Павловск паркында лейб-гвардия офицеры Олег Иванович Пантюхов үз тирәсенә сәяхәтләр турында хыялланган бер төркем ишек алды малайларын җыя. Алар скаут хәрәкәтенә нигез сала да инде.
Бүгенге көндә Россиядә 30 000 мең скаут бар, ә Татарстанда алар – 500. Республикабыз скаутлары тарихы революциягә кадәрге чордан башлана. 1916 елда ук Казанның Черек күл мәйданында кызлар-малайлар жыелып Учак көнен уздырган.
Безнен Казандагы иң дәвамлы өлкән скаут хәрәкәтенә быел 18 яшь тула. “Пилигрим” скаут хәрәкәте башкалабызның Киров районында урнашкан. “Татарстан скаутлары” исемле Республика скаут үзәге рәисе Аида Горбунова сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанның өч шәһәрендә скаутлар отрядлары эшли. Бу Казанда, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә. Башкалабызда Идел буе районында гына скаут хәрәкәте төзелмәгән.
“Скаут отрядына эләгү бик җиңел, ә менә скаут булып калу авыр”, - диде Аида. Һәр скаут үтәргә бурычлы 10 канун бар. Скаут – ул әдәпле, олысына һәм кечесенә ихтирамлы, уйларында һәм эшләрендә пакъ, тәвәккәл кеше. Дөреслек өчен көрәш һәр скаутның бурычы.
“Пиллигрим” скаут отрядының 3нче категорияле скауты Илья Михайловка сүз бирик. Ул Казанның 9 гимназиясендә белем ала. “Үзен хөрмәт иткән һәр скаут өстендә зәңгәр төстәге форма булырга тиеш, ул аннан оялмый. Муенда – галстук. Миндә, ул сары-кара буйлы, чөнки мин 3нче категорияле скаут.” Кадетларның галстугы зәңгәр һәм ак төстә була. “Скаутлар елдан-ел үсеш кичерә ала: скаут-кадет, 1, 2 һәм 3нче категорияле скаут, скаут-инструктор, скаут-лидер һәм скаут-мастер. Ильяның түшендә әле “скаут лилиясе” значогы һәм бер йолдыз да бар. “Лилия”не скаут хәрәкәтендә ирешкән уңышлар өчен бирәләр. Йолдызчыклар скаут хәрәкәтендә үткәрелгән һәр уңышлы ел өчен бирелә. Форма җиңнәрендә төрле балалар лагерьлары исемнәре чигелгән. Арада Польшада урнашкан “Джамбри” исемлесе дә бар. Анда Илья башка ил скаутлары белән танышырга барган. “Формаларыбыз - төрле булса да, Җир шары скаутларының максатлары барыбер уртак”, - дип елмая Илья.
- Ел да Бөек Ватан сугышы барган җирләрдә казу эшләре алып барабыз, хәбәрсез югалган сугышчыларның яңа каберлекләрен эзлибез. Солдат һәйкәлләрен карап-тәрбияләп тору да безнең өстә, - диләр Совет районы “Олимп” скаутлары. Туган ил белән танышу, аны өйрәнү өчен походларга еш йөрибез”, – дип өсти Аида Горбунова.
2008 елның Учак көнендә дә Черек күл паркы гөрләп торды. Казан мәгариф идарәсе һәм Республика скаут үзәге оештырган әлеге чара күпләргә ошагандыр.
- Караулар саны: 2840
- Бастыру