Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Баткан "Булгария" көймәсеннән җитмешләп мәет чыгарылган, көймәдә баткан кешелерне эзләү дәвам итә, дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Үлүчеләр саны йөзгә җитәргә мөмкин.
10 июльдә Иделдә Казан-Болгар-Казан маршруты буенча йөрүче “Булгария” көймәсе батты. Рәсми чыганаклар корабка 185 һәм хәтта 208 кешенең утырганын әйтә. Аларның 79ы коткарылган. Әлегә җитмешләбе вафат булган, калганнары хәбәрсез югалган, дип санала.
Татарстанда бүген күп кеше баткан “Булгария” көймәсе турында сөйләшә. Телевидение һәм радиоларда әледән-әле бу хакта хәбәрләр чыгып килә. Күңел ачу программалары эфирдан алына. Казанлылар елга портына үлүчеләр истәлегенә чәчәк бәйләмнәре китерә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иделдәге көймә фаҗигасе сәбәпле 12 июльне республикада матәм көне итеп игълан итү турында фәрман имзалады. Шул исәптән Русия президенты Дмитрий Медведев тә 12 июльне Русиядә милли матәм көне дип игълан итте.
Вакыйга булган урында тәүлек буе тикшерү эше туктап тормый. Анда Татарстан коткаручылары белән беррәттән Русиядән килгән коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшли. Тик корабта булган кешеләрдән кемнең булса да исән калуына өметләр бик аз, дип белдерелә.
Русия Тикшерү комитеты көймәнең батуына сәбәп итеп техник төзексезлекне күрсәтә. Фаҗига булган урында эшләүче тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, көймә 3 минут эчендә елга төбенә киткән.
Ул Казан портыннан чыккан вакытта ук уң якка таба авышкан булган. Шулай ук көймәнең сул яктагы моторында да төзексезлек булган, әмма моңа карамастан көймә сәфәргә чыккан. Бу хакта рәсми чыганаклар хәбәр итә.
Белгечләр көймәнең моның кадәр тиз батуын иллюминаторларның ачык булуына бәйләп күрсәтә. Көймәдә һаваны суыту җиһазларының эшләмәве аркасында иллюминаторлар ачык булган һәм көймә уңга таба бата башлагач иллюминаторлардан каюталарга су бик тиз тулган.
Бу, әлбәттә, көймәнең тиз батуына кагылышлы кайбер мәгълүмат кына, ә фаҗигагә китергән төп сәбәпләр алдагы көннәрдә әйтелер, дип белдерә рәсмиләр. Көймәнең бату сәбәпләре арасында аның искергән булуы һәм тиешеннән артык пассажир утырткан булуы да әйтелә.
Баткан корабтагы коткару көймәләренең 2се суга төшерелгән, ә икесенә вакыт җитмәгән, күрәсең. Корабтагы кешеләр коткару жилетларын кигән булган, тик алар каюталарыннан чыга алмаган.
“Булгария” артыннан ук килгән “Арабелла” корабы 76 кешене коткарган. Калган 3 кеше башка көймәләр тарафыннан коткарылган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә чираттагы ялына киткән иде. Бу вакыйгадан соң ул ялын өзеп, Казанга кайтты. Фаҗигане тикшерүдә файдалану өчен ул үзенең боралагын да тикшерүчеләргә тапшырган дип әйтелә.
Фаҗига булып бер тәүлек үткәч, баткан көймәдә үлүчеләрнең аяныч язмышлары да билгеле була башлады. Әйтик, Казандагы бер шифаханәдә эшләгән 3 пешекче Болгарга сәяхәткә киткән булган. Аларның 3се дә әлеге баткан көймәдә һәлак булган һәм хәзерге вакытта шифаханә пешекчесез калган.
Үлүчеләр арасында дистәләрчә бала да бар. Кайбер чыганакларга караганда – 30, ә кайберләренә күрә 50 бала әлеге корабта батып үлгән. Фаҗига булыр алдыннан аларны махсус, күңел ачу өчен музыка залына җыйган булганнар.
Көймә янтая башлагач, алар белән чара уздыручы аниматор вәзгыятьне белү өчен чыгып киткән һәм балаларга залдан чыкмаска кушкан. Нәтиҗәдә балалар палубага чыгып, суга сикерә алмаган һәм батып үлгән, дип әйтелә кайбер хәбәр агентлыкларында.
Чыганак: http://azatliq.org