Татар мәгарифе порталы
12 Июль, 2011 - 22:06
2011 елның 8 июлендә Татар Википедиясе 10 000 мәкалә чиген узды. Бу Википедиянең татар бүлеген башка Википедияләр рәтендә чираттагы югары дәрәҗәгә куя. 10 мең мәкалә чигенә Википедия махсус программа (бот) ярдәмендә Татарстан торак пунктлары турында мәкаләләр язу нәтиҗәсендә иреште.
Википедия проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлады. Монда автор һәркем була ала. 2002 елда "Вики" технологиясен куллана башлагач, Википедия киң тарала башлады. Төрле телләрдә бу энциклопедия бүлекләре ачыла башлады. Телләр бүлекләре арасында иң зуры – Инглиз Википедиясе (3 миллионнан артык мәкалә). Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 700 меңнән арта.
Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачылды. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булды. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирилл әлифбасын куллана һәм зур популярлык яулый башлый.
2009 һәм 2010 елларның «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулады.
Татар Википедиясе катнашучылары бу юбилей белән барлык татар җәмәгатьчелеген тәбрикли һәм актив рәвештә Татар Википедиясе эшчәнлегенә кушылырга чакыра. Татар Википедиясе адресы: tt.wikipedia.org
Чыганак: http://intertat.ru
Фикерләр
Кунак
30 Июль, 2011 - 09:16
Permalink
Һәр татар бер мәкалә язса,
Һәр татар бер мәкалә язса, Татар Википедиясендә ничә мәкалә булыр иде икән?